Чын исем-фамилиясе Ян Палице.

1865 елның 17 ноябре, Киев — 1931 елның 3 апреле, Свердловск шәһәре.

Киев музыка училищесен тәмамлый (1889).

1890 елдан Казан һәм бер үк вакытта Саратов театрларында, 1901 елдан Киев опера театрында, 1906–1913 елларда Мәскәүдә Зимин опера театрында, 1924 елдан Свердловск опера һәм балет театрында дирижер.

Шулай ук Одесса, Харьков, Баку һәм башка шәһәр театрларында эшли.

Казанда рус телендә Дж.Вердиның «Дон Карлос», Ж.Массненың «Наваррьянкалар» (1895) операларын куя.

Әдәбият

Боголюбов Н. Полвека на оперной сцене. М., 1957;

Кантор Г.М. Музыкальный театр в Казани XIX — начала XX века. К., 1997.