Биографиясе

1838 елның 11 марты, Уфа губернасы, Минзәлә өязе Николаевка авылы —1888 елның 25 сентябре, Самара шәһәре.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1862), Николаевка авылында үзенең утарында яши.

1864 елдан рус музыка фольклорын җыя башлый. Фольклорчы Ю.Н.Мельгуновның рус крәстиян хоры җырларының табигате турындагы фикерләрен үстерә. Бер үк көйнең төрле башкаручы-информатор вариантларын соңрак берләштереп, халык иҗаты әсәрләре язуның үзенчәлекле алымнарын эшли. Шуңа күрә Пальчиков язмалары шактый дәрәҗәдә дөреслеге белән аерылып тора. Пальчиковның күпьеллык хезмәтләренең төп нәтиҗәсе — 125 җыр, шул исәптән язгы, озын, туй җырлары, мактап җырлау, кыска җырлар, йола җырлары (аларның төп өлеше басылып чыкканчы билгеле булмаган) тупланган «Николаевка авылында язылган крәстиян җырлары» («Крестьянские песни, записанные в селе Николаевке Мензелинского уезда Уфимской губернии», СПб., 1888) җыентыгы була.

Пальчиковтан соң басылмый калган 100 дән артык җырның язмасын энесе А.Е.Пальчиков системалаштыра.

Әсәрләре

О музыкальном записывании русских народных песен с голоса крестьян с. Николаевки Мензелинского уезда // Изв. Имп. Рус. геогр. об-ва, СПб., 1888. Т. 24.

Әдәбият  

Пушкина С.И. По следам Николая Евграфовича Пальчикова. М., 1978.