Биографиясе

1941 елның 11 декабре, Әстерхан шәһәре — 2003 елның 8 октябре, Казан.

1962 елдан Тын океан флотының җыр һәм бию ансамбле хоры солисты.

1965 елдан Бөтенроссия эстрада сәнгатенең иҗат остаханәсендә (педагоглары Г.Виноградов һәм И.Яунзем) укый (Мәскәү).

1969–1992 елларда Татар филармониясендә солист.

Иҗаты

Көчле эстрада җырчысы, матур үзенчәлекле тавышы, аудиториядә үзен иркен тотуы, артистлык осталыгы белән аерылып тора. Җырчының репертуары Европа, рус, татар композиторлары әсәрләрен үз эченә ала. Нурмөхәммәтов татар вокаль музыкасын (С.Сәйдәшев, Н.Җиһанов, А.Ключарёв, Р.Яхин, М.Макаров һ.б.) пропагандалауга зур өлеш кертә.

Җырчы, сценарий язучы һәм режиссёр буларак зур күләмле концерт программалары, шул исәптән М.Җәлилнең тууына 70 ел тулуга багышланган «Гомерем минем моңлы бер җыр иде», «Гомерем — мәхәббәтем», «Рус, татар һәм чит ил авторларының романслары», «Йолдызлар сәламе», Бөек Ватан сугышында җиңүнең 50 еллыгына багышланган «Берлиннан кайту», «Кайда сез хәзер, полкташлар?», Бөек Ватан сугышында җиңүнең 55 еллыгына багышланган телевизион фильм-концерт әзерли.

Бөтенсоюз эстрада артистлары конкурсы дипломанты (1970).

Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге бүләге лауреаты (1977).

Автор — М.Я.Коварская