Эчтәлек

Биографиясе

1947 елның 22 апреле Казан — 2021 елның 29 июле, шунда ук.

1973 елда Казан консерваториясенең халык музыка уен кораллары факультетын тәмамлый.

1966–1973 елларда  — балалар музыка мәктәпләрендә (Мөслим авылы һәм Казан), 1973–1977 елларда Казан педагогия институтының музыкаль педагогика факультетында укыта, 1977–1986 елларда Чаллы балалар музыка мәктәбе директоры, 1986–1999 елларда ТР Дәүләт музыка уен кораллары ансамбленең сәнгать җитәкчесе.

1999 елдан Казан мәдәният һәм сәнгать институтында, татар музыкасы кафедрасы мөдире (2000–2011).

«Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамблен оештыручы, баш дирижёры һәм оркестр җитәкчесе (2011).

Уен кораллары оркестры коллективын оештыручы һәм җитәкчесе буларак, актив концерт эшчәнлеге (тематик концерт программалары циклы һәм телевизион фильм-концертлар) алып бара, милли музыка уен коралларында башкару үсешенә зур өлеш кертә.

«Татарстан» ДТРК фондында концерт программалары язмаларын булдыра. Төрле составтагы халык музыка уен кораллары ансамбльләре өчен татар халык көйләренә 200 елдан артык эшкәртмәләр (сюиталар, фантазияләр, халык көйләреннән тезмәләр һ.б.), вокаль әсәрләр, спектакльләргә музыка авторы.

Автор — Ф.Ш.Салитова