Биографиясе

1911 елның 23 октябре, Зөя өязе, хәзер Апас районы Шәмбалыкчы авылы — 1986 елның 4 октябре, Казан.

1928–1934 елларда Мәскәү үзәк татар эшче театры артисты.

1938 елда Мәскәү консерваториясе (В.Садовников классы) каршындагы Татар опера студиясен тәмамлый.

1939–1983 елларда Татар опера һәм балет театрының әйдәп баручы солисты.

И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Фәхри Насретдинов. 2022

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Иҗаты

Ф.Х.Насретдинов Әскәр ролендә

(«Аршын мал алан», У. Хаҗибәков). Г.Камал исемендәге Татар академия театры

Насретдинов репертуарының нигезен Көнбатыш Европа һәм рус классик опера репертуарының лирик тенор партияләре: Альфред, герцог Мантуанский («Травиата», «Риголетто», Дж.Верди), Фауст (Ш.Гуно), Ромео («Ромео һәм Джульетта», Ш.Гуно), Ленский («Евгений Онегин», П.Чайковский), Владимир Игоревич («Князь Игорь», А.Бородин), Лыков («Патша кәләше», Н.Римский-Корсаков), Назар («Тарас гаиләсе», Д.Кабалевский) һәм башкалар тәшкил итә.

Татар композиторларының музыкаль-сәхнә әсәрләрендә төп партияләрне (башлыча, беренче башкаручы буларак) башкаруы Насретдинов иҗатының аеруча мөһим өлкәсе булып тора, ул Кирәмәт, Җик һәм Урмай, Түләк («Качкын», «Алтынчәч», «Түләк һәм Сусылу», Н.Җиһанов), Галимҗан һәм Кәрим бай («Башмагым», Җ.Фәйзи), Мулла («Җиһангир», Р.Гобәйдуллин) һәм башкалар кебек истә калырлык образлар тудыра.

Актив концерт эшчәнлеге (репертуарында — классик һәм заманча вокаль музыка) алып бара.

Татар халкының «Сибелә чәчәк», «Сакмар», «Су буйлап», «Рәйхан» һәм башка көйләрен үзенчәлекле оста башкаручы буларак таныла.

Киң иҗади диапазонга ия җырчы, вокаль һәм сәхнә осталыгының югары дәрәҗәсенә ирешә. Насретдиновның башкару сәләте эчкерсезлеге, үткен лирик тәэсире, бай динамик яңгырашы, төгәл дикциясе белән аерылып тора.

«Татарстан» ДТРК фондында 200 гә якын язмасы саклана.

СССР шәһәрләрендә, шул исәптән Мәскәүдә, чит илләрдә (Бирма, Вьетнам, Кытай) гастрольләрдә була.

Ф.Х.Насретдинов герцог Мантуанский ролендә

(«Риголетто», Дж. Верди)

Бүләкләре

ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1959).

Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары белән бүләкләнә.

Әдәбият

Зәйнашева Г. Бәхетле гомер // Казан утлары. 1971. № 11;

Саликова Ф. Он с детства полюбил народные мелодии // Театральная жизнь. 1963. № 23;

Народные артисты. К., 1980.