Биографиясе

1927 елның 18 апреле, Новгород шәһәре — 2010 елның 15 апреле, Мәскәү.

1950 елда Мәскәү консерваториясен (К.Игумнов һәм Я.Зак класслары) тәмамлый.

1958–1979 елларда Казан консерваториясендә укыта.

Иҗади эшчәнлеге

Башкаручы буларак, Монасзонга фикерләү киңлеге, драматургик идеянең ачыклыгы, фортепиано әсәрләренең формасын төзү осталыгы хас. Казанда «Фортепиано музыкасының сайланма сәхифәләре», «П.Чайковскийның фортепиано әсәрләре» һ.б. соло концертлары циклын башкара.

Күренекле музыкантлар белән пианист-ансамблист буларак чыгышлар ясап таныла.

Казан пианистлар мәктәбен оештыруга зур өлеш кертә. 47 пианист һәм 8 ассистент-стажёр әзерли, шуларның күбесе музыка-җәмәгать эшлеклесе, башкаручы, педагог (Р.Абдуллин, Р.Еникиева, Л.Круглова, Э.Бурнашева, Л.Леонтьева, Р.Сабитовская, Ф.Хәсәнова һ.б.) булып таныла. Казанда үзенең укучылары белән Л.Бетховен, С.Прокофьевның барлык сонаталары һәм С.Рахманинов концертлары кергән зур концерт программалары циклларын әзерли.

Монасзон зур педагогикталантка, укучының иҗади индивидуальлеген ачу һәм үстерү сәләтенә ия. Монасзонның төп педагогик принцибы — мөстәкыйль иҗади фикерләүгә ирешкән, автор әсәрен тирәнтен аңлаган һәм аны тыңлаучыга ачып бирә белгән пианист тәрбияләү. Монасзонның башкару һәм педагогик тәҗрибәсе фортепиано җыентыкларын төзеп редакцияләүдә, фортепиано ансамбльләре өчен опера, балет һәм симфоник музыка эшкәртүдә, методик материаллар төзүдә чагылыш таба. Монасзон әлеге тәҗрибәсен ачык дәресләр үткәрүдә уңышлы куллана.

Әдәбият           

Спиридонова В. «Ничто в прошедшее не канет...» // Казань. 1996. № 5/6;

Серёгина И. Эммануил Монасзон // Музыкальное обо­зрение. 1997. № 5–6;

Эммануил Монасзон: Статьи. Воспоминания. Материалы. К., 2007;

Никифорова А. Българска клавирна музыка // Българска музыка. 1988. № 6.

Автор — В.М.Спиридонова