Биографиясе

1957 елның 28 гыйнварында Әстерхан шәһәрендә туа.

1984 елда Мәскәү консерваториясен (И.Архипова классы) тәмамлый.

1984–1986 елларда Әстерхан консерваториясендә иллюстратор булып эшли.

1986–1987 елларда Чиләбе опера һәм балет театрында, 1987–2001 елларда Татар опера һәм балет театрында солистка (бер үк вакытта Казан консерваториясендә укытучы).

Иҗаты

Җырчы репертуарында — бөтендөнья опера репертуарыннан төп партияләр: Графиня («Фигароның өйләнүе», В.А.Моцарт), Ульрика («Бал-маскарад», Дж.Верди), Сента («Очучы голланд», Р.Вагнер), Кармен (шул исемендәге опера, Дж.Бизе), Тоска (шул исемендәге опера, Дж.Пуччини), Наташа («Су кызы», А.Даргомыжский), Ярославна («Князь Игорь», А.Бородин), Марина Мнишек («Борис Годунов», М.Мусоргский), Татьяна, Лиза («Евгений Онегин», «Пики дамасы», П.Чайковский), Любаша («Патша кәләше», Н.Римский-Корсаков), Тамара («Демон», А.Рубинштейн), Земфира («Алеко», С.Рахманинов).

Матур тембрлы яңгыравыклы көчле тавышка, югары профессиональ осталыкка ия җырчы. Россиядә һәм чит илләрдә гастрольләрдә була, Аргентина, АКШ, ГФР һ.б. илләр театрларының опера спектакльләрендә төп партияләрне башкара.

2001 елдан Әстерхан консерваториясендә укыта.

Автор — Ф.Ш.Салитова