Биографиясе

1954 елның 22 октябрендә Киров өлкәсенең Санчурский районы Кунер авылында туа.

1982 елдан Казан консерваториясендә укыта (1988–1999 елларда музыка белеме; музыка теориясе; музыка теориясе һәм композиция, 2001 елдан композиция кафедралары мөдире; 2007 елдан проректор). Бер үк вакытта, 2002 елдан, ТР Мәдәният министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирү Институтында музыка педагогикасы кафедрасын җитәкли.

1999 елдан ТР Композиторлар берлеге җитәкчесе урынбасары.

Фәнни эшчәнлеге

Маклыгин теоретик музыка белеме мәсьәләләре, шул исәптән сонорика белән шөгыльләнә; Урта Идел халыклары муз. культурасында профессионализм формалашу процессын җентекләп тикшерә, өйрәнә.

Музыка педагогикасы мәсьәләләренә зур игътибар бирә. Маклыгин музыканы импровизация аша үзләштерүнең методикасын эшли, әлеге методика Россиянең бик күп шәһәрләрендәге музыка уку йортларында кулланылышка кертелә. Аның бөтенроссия һәм төбәк дәрәҗәсендәге семинарлары һәм мастер-класслары Мәскәүдә, Түбән Новгород, Кострома, Пенза, Чабаксар, Йошкар-Ола һ.б. шәһәрләрдә уза (төбәкара «Ел фасыллары» мәктәбе, «Күчмә иҗат күргәзмәләре академиясе» һ.б.). М. — ТРда «Музыка белеме бирү программалары»н эшләүчеләрнең берсе.

Аның музыка өлкәсендәге һәм иҗтимагый эшчәнлеге гаять киң: халыкара «Европа-Азия» хәзерге заман музыкасы фестиваленең сәнгать җитәкчесе; республика дәрәҗәсендәге «Джаз тамчысы» («Джазовая капель»), «Студентлар дебюты» («Студенческий дебют»), С.Сәйдәшев исемендәге композиция һәм импровизация конкурсы (ТР), «Палантай көннәре» («Палантаевские дни»), «Джаз-пайрем» (Марий-Эл) фестиваль-конкурсларының рәисе һәм жюри әгъзасы.

Музыкаль әсәрләр авторы: орган өчен «Шувыр» (1993) пьесасы, татар халык уен кораллары оркестры өчен «Татар рэгтаймы» (2003), Казан Зур драма театры спектакльләренә музыка, фортепиано өчен пьесалар һ.б.

Әсәрләре

Сонорно-колористическая тенденция в гармонии русских и советских композиторов // Проблемы стилевого обновления в русской классической и советской музыке. М., 1983;

Пентатоновые модальные принципы в музыке марийских композиторов // Традиционное и современное в музыке народов Поволжья. Йошкар-Ола, 1988;

О формообразовании в вокальной музыке эпохи Возрождения. К., 1990;

Музыкальные культуры Среднего Поволжья: Становление профессионализма. М., 2000.

Әдәбият            

Капуль Л. Импровизации все возрасты покорны // Музыкальная жизнь. 1997. № 11;

Сокольская А. Рондо в стиле Маклыгина // Казань. 2005. № 5.

Автор — Ф.Ш.Салитова