Биографиясе

1855 елның 30 апреле (12 мае), Санкт-Петербург – 1914 елның 15 (28) августы, Боровичи янындагы Полыновка утары, хәзерге Новгород өлкәсе.

Иң борынгы рус музыка-театр династияләренең берсендә туа; дирижер һәм композитор К.Н.Лядовның улы. 9 яшеннән иҗат итә башлый.

Петербург консерваториясен Н.А.Римский-Корсаковның композиция классы буенча тәмамлый. 1870 еллар уртасында Римский-Корсаков тарафыннан "Могучая кучка" берләшмәсенә кертелә. Консерваторияне тәмамлау белән, 1878 елдан, берләшмәгә элементар музыка теориясе һәм сольфеджио укытучысы итеп чакырыла, 1886 елдан профессор, 1900–1914 елларда махсус теоретик һәм композиторлык классларын алып бара; бер үк вакытта 1884 елдан Император Сараеның җырчылар капелласында укыта. Аның шәкертләре арасында – С.С.Прокофьев, Б.В.Асафьев, Н.Я.Мясковский, М.Ф.Гнесин, С.М.Майкапар һ. б.

1905 ел башында Глазунов белән бергә Римский-Корсаковны эштән чыгаруга протест йөзеннән консерваториядән китә һәм шул ук елның көзендә Глазуновны директор итеп билгеләгәннән соң кире кайта.

1879 елдан Санкт-Петербург музыка сөючеләр түгәрәге, Музыкаль-драма түгәрәге һәм Рус симфоник концертларында дирижер буларак чыгыш ясый.

Музыкаль миниатюра остасы буларак таныла – "Бирюльки", "Музыкальная табакерка", "Про старину", "Арабески", "Идиллия" фортепиано пьесалары һәм цикллары, прелюдияләр һәм вальслар авторы. Иң күп репертуарлы оркестр әсәрләре – "Сказочные картинки", "Баба-Яга", "Волшебное озеро", "Кикимора", сюита "Восемь русских песен", шулай ук "Из Апокалипсиса", "Скорбная песнь", М.Метерлинкның "Сестра Беатриса" пьесасына музыка.

Фольклорчы буларак борынгы крестьян җырларына 200дән артык эшкәртмә, шул исәптән Император Рус география җәмгыяте экспедицияләре материалларына, һәм a cappella тавышы һәм хоры өчен берничә халык җырлары җыентыгы иҗат итә.

Истәлеге

1955 елда СССРда Лядов портреты төшерелгән почта маркасы чыгарыла. 1990 елдан ел саен А.К.Лядов исемендәге Сәнгать фестивале уздырыла торган Боровичидагы балалар сәнгать мәктәбе һәм Мәскәүдәге балалар музыка мәктәбе аның исемен йөртә.

Казанда Авиатөзелеш районының Соцгород микрорайонындагы (элеккеге "Орджоникидзе бистәсе", 1930 елларда төзелгән) урам аның исеме белән атала. Рәсми версия буенча, ул композитор хөрмәтенә атала, шул ук вакытта революционер һәм тарихчы М.Н.Лядов (Мандельштам) хөрмәтенә аталган дигән версия дә бар.