Эчтәлек

1915 елның 24 апреле, Казан губерниясе, Зөя өязе Акъегет авылы – 2011 елның 14 апреле, Казан.

Зөя авылы балалар йортында тәрбияләнә.

1932–1935 елларда Татар сәнгать техникумында, бер үк вакытта Казан музыка техникумында (Е.Ковелькова классы); 1935–1938 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә (вокал буенча С.Друзякина классында, актерлык осталыгына Ф.Каверинада) укый.

1938–1958 елларда Татар опера һәм балет театрында, 1958–1968 елларда Татар филармониясендә солист.

Татар композиторларының операларында төп партияләрне башкара: Җик һәм Урмай, Хәйдәр, Нияз Уралов, Канзафаров («Алтынчәч», «Намус», «Шагыйрь», «Җәлил», Н.Җиһанов), Бәдри («Галиябану», М.Мозаффаров), Самат (шул исемендәге опера, Х.Вәлиуллин). Популяр музыкаль комедияләрдә төп рольләрне башкара: Әскәр («Аршин мал алан», Г.Гаҗибәков), Кето («Кето һәм Коте», В.Долидзе), Галимҗан («Башмагым», Җ.Фәйзи).

Артистның уңышы сәхнәдә үзен иркен тотуы, тавышының тәэсирле булуы, образларны ышандырырлык итеп тудыруы һәм ачып бирүе белән бәйле. Аның башкару стиленә тирәнтен индивидуальләштерү, характерларны төгәл сурәтләү, образларны оригиналь чагылдыру хас.

Эстрада концертларында татар халык җырларын тирән хис белән башкарып, тамашачы күңелен яулый.

Җырчы репертуары татар композиторлары һәм СССР халыклары җырларыннан тора. Ул - Җ.Фәйзинең «Урман кызы», Ф.Яруллинның «Соңгы көрәшкә», Р.Яхинның «Кил, чибәрем» җырларын беренче башкаручы.

«Татарстан» ДТРК фондында аның башкаруында 90 нан артык җыр һәм арияләр язмалары саклана.

Музыкант-башкаручыларның Бөтенроссия конкурсы лауреаты (1944).

Әдәбият

Кутуй Г. «Ирек» операсы // Совет әдәбияты. 1940. № 5-6;

Рахманкулов Ш. Өч премьера турында // Совет әдәбияты. 1945. № 7;

Шумская Н. Из концертных залов // Советская музыка. 1961. № 2;

Народные артисты. К., 1980.

Автор Ф.Ш.Салитова