Биографиясе

1861 елның 10 июне, Мәскәү — 1933 елның 25 мае, Казан.

1879 елда Мәскәү консерваториясен И.В.Гржимали скрипка классы буенча (музыка теориясе фәннәре буенча П.Чайковскийда шөгыльләнә), 1882 елда Петербург консерваториясен Л.Ауэрда скрипка классы буенча (Н.Римский-Корсаковның композиция классына йөри) тәмамлый, шулай ук дирижёрлык буенча А.Никиштан аерым дәресләр ала. Уку дәверендә данлыклы рус музыкантлары белән бергә музыкаль кичәләрдә катнаша, 1879 елда П.Чайковскийның «Евгений Онегин» операсының Мәскәү консерваториясе студентлары көче белән сәхнәләштерелгән беренче куелышы оркестрында уйный.

1882–1902 елларда Зур театр оркестры артисты (1 нче скрипка партиясе), Мәскәү филармониясе концертларында скрипкачы-солист буларак катнаша. Бер үк вакытта, 1886 елдан Мәскәү университетының студентлар оркестры һәм һәвәскәр оркестрлар белән симфоник дирижёр буларак чыгышлар ясый.

1889 елда «Иптәш» исемле һәвәскәр оркестр музыкантлары берлеген һәм 1895 елда «Оркестр, камера һәм вокаль музыка сөючеләр җәмгыяте»н оештыра.

Дирижёр буларак, Көнбатыш Европа һәм рус симфоник музыка әсәрләреннән төзелгән концерт программалары белән Мәскәүдә, Петербургта, Киевта, Харьковта, Түбән Новгородта, Казанда һ.б. шәһәрләрдә чыгышлар ясый.

1917 елдан музыка укытуны оештыруга актив керешә. Түбән Новгород музыкаль округы белән җитәкчелек итә, Түбән Новгород консерваториясе директоры булып эшли.

1921 елда ТАССР Халык мәгарифе комиссариатының сәнгать белеме секциясе мөдире һәм Ике баскычлы дәүләт музыка мәктәбе мөдире итеп билгеләнә (Казан).

1922–1929 елларда Шәрекъ музыка техникумы директоры була. 1923 елда «Татреспублика музыка җәмгыяте»н («Татмузо») оештыра. Литвинов җитәкләгән техникум укучылары симфоник оркестры актив башкару эшчәнлеге алып бара. Концерт башкаруында Ш.Гуноның «Фауст», Дж.Вердиның «Аида», П.Чайковскийның «Евгений Онегин» һ.б. опералары куела; Көнбатыш Европа, рус композиторлары әсәрләреннән (П.Чайковский симфонияләре, Ф.Лист «Прелюдияләре», М.Глинканың «Арагон хота»сы, Н.Римский-Корсаковның «Шахерезада»сы һ.б.) симфоник концертлар циклы уздырыла.

Литвинов җитәкләгән Казан музыка техникумы оркестры һәм хоры С.Габәши, Г.Әлмөхәммәдев һәм В.Виноградов иҗат иткән беренче татар опералары «Сания» һәм «Эшче»не (1925, 1930) куюда катнаша.

Литвинов Татарстанда профессор музыка белемен үстерүгә зур өлеш кертә.

Әдәбият

Литвинова Э.Б. Выдающийся деятель русской музыкальной культуры А.А.Литвинов // Вопр. истории, теории музыки и музыкального воспитания. К., 1975. Вып. 3.

Автор – Ф.Ш.Салитова