Биографиясе

1913 елның 23 августы, Семиреченск өлкәсе Сергиополь шәһәре, хәзер Казакъстан Республикасының Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе Аягуз шәһәре —1987 елның 9 апреле, Казан.

1920 еллар уртасында Казанда үзешчән музыкаль коллективларда катнашып чыгышлар ясый (тынлы уен коралларында башкаручы).

1930 елда Мәскәү консерваториясе рабфагында тынлы уен кораллары һәм композиция бүлегендә, Мәскәү консерваториясе каршындагы музыка училищесендә һәм Гнесиннар исемендәге музыка училищесендә, Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә (композиция буенча педагоглары Е.Месснер һәм Г.Литинский) белем ала. Бер үк вакытта Эчке эшләр халык комиссариатының (Мәскәү өлкәсе) эчке сагы тынлы уен кораллары оркестрында эшли.

1930 елларда төрле жанрларда әсәрләр (тынлы оркестр, хор өчен; җырлар, халык көйләре эшкәртмәләре һ.б.) иҗат итә. 1936 елда Латыйпов Мәскәүдә тынлы уен кораллары оркестры өчен язылган маршлар конкурсында бүләкләнә, 1937 елда аның «Кызыл Татарстан» маршы дөнья күрә. 1941–1945 елларда Кызыл Армия сафларында, сәнгать ансамбльләре җитәкчесе була. 1946–1950 елларда Казан, Идел буе (Куйбышев шәһәре ) һәм 1950–1953 елларда Көнчыгыш Себер (Иркутск шәһәре ) хәрби округларының Җыр һәм бию ансамбльләре белән җитәкчелек итә; 1954–1957 елларда ТАССР Җыр һәм бию ансамблендә (Казан) дирижёр, шуннан соңгы елларда нефтьчеләрнең сәнгать коллективларын (1957 елда Мәскәүдә Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасында чыгыш ясый), «Сарман розалары» ансамблен, Кукмара һәм Лениногорск яшьләр тынлы уен кораллары оркестрларын оештыручы һәм җитәкчесе була.

Төп әсәрләре:

С.Баттал һәм Я.Меркурьев шигырьләренә «4 нче Удар армия геройлары турында» (1946), М.Хөсәен шигыренә (русчага Б.Зернит тәрҗемәсе) «Ватан турында кантата» (1954), Н.Исәнбәт шигыренә «Ватаныбыз башкаласы — Мәскәүгә» (1957) кантаталары; хор цикллары, тынлы уен кораллары оркестры өчен сюиталар һәм маршлар, романслар, җырлар, камера-инструменталь әсәрләр, татар һәм рус халык җырлары эшкәртмәләре.

Әдәбият

Композиторы Советского Татарстана. К., 1957;

Сайдашева З.С. Масгут Латыпов // Композиторы Татарстана. М., 2009.