Биографиясе

1878 елның 6 феврале, Казан — 1933 елның 4 декабре, шунда ук.

1896 елда Казанның Р.Гуммерт музыка мәктәбен (аңарда композиция классында, К.Русста скрипка классы буенча укый) тәмамлый.

Козловның укучылар концертларындагы уңышлы чыгышлары турында төбәк һәм шәһәр матбугатында искә алына.

1900 елда Мәскәү консерваториясен скрипка (В.Гржимали классы), шунда ук педагогика бүлеген музыка теориясе буенча (танылган композитор С.Танеев классы) тәмамлый.

1900 еллар башында концертлар белән Петербург, Вена шәһәрләрендә чыгышлар ясый.

1905 елда Казанга күчеп кайта. 1907 елдан татар тамашачылары алдында татар җырчылары һәм музыкантлары белән әдәби-музыкаль кичәләрдә, концертларда солист (скрипкачы, пианист), пианист-аккомпаниатор буларак актив чыгышлар ясый. Татар, башкорт халык көйләрен һәм үзенең әсәрләрен башкара.

Концерт эшчәнлеген 20 нче еллар ахырына кадәр дәвам иттерә. Татар халкының музыка сәнгате үсешен өйрәнү белән шөгыльләнә. 1921–1922 дә Шәрекъ консерваториясе каршындагы Фәнни музыка-этнография ассоциациясе әгъзасы буларак, «Россиянең төньяк мөселманнары музыкасы» («Народная музыка северных мусульман России»), «Татар җыры, тексты һәм мелодиясе, шулай ук гармонизациясе турында» («О татарской песне, тексте и мелодии, равно как и гармонизации»), «Казан татарларында театр һәм музыка сәнгате үсеше турында» («О ходе развития театра и музыки у казанских татар») һ.б. темаларга багышланган докладлар белән чыгышлар ясый. Хәзерге татар музыка сәнгате үсешенә сизелерлек өлеш кертә.

Төп әсәрләре: Скрипка һәм фортепиано өчен татар көе (1896); скрипка һәм фортепиано өчен «Ашказар», «Тәфтиләү», «Сәлим бабай», «Мөхәммәдия» татар, башкорт җырлары гармонизациясе (1907); җырлар; скрипка һәм фортепиано өчен пьесалар һ.б.

Хезмәтләре

Пятизвучные бесполутоновые гаммы в татарской и башкирской народной музыке и их музыкально-теоретический анализ // Изв. Об-ва археологии, истории и этнографии при Казан. университете. 1928. Т. 34, вып. 1–2.

Әдәбият

Смирнов Л.М. Жизнь в музыке. К., 1972.

Автор – Ф.Ш.Салитова