Биографиясе

1906 елның 19 феврале, Казан — 1972 елның 30 марты, шунда ук.

1926 елда Казан музыка училищесен фортепиано буенча (О.Родзевич классы), 1932 елда Мәскәү консерваториясен композиция буенча (Р.Глиэр классы) тәмамлый.

1924–1926 елларда Татар театр техникумында музыка бүлеге мөдире.

1926–1928 елларда Мари драма театры (Йошкар-Ола), 1928–1934 елларда Мәскәү эшче театрында музыка җитәкчесе.

1934–1937 елларда Башкорт Тел һәм әдәбият фәнни-тикшеренү институтында музыка секторы мөдире.

1937–1938 елларда Татар радио комитетында музыкаль тапшырулар бүлеге баш мөхәррире.

1938–1951 елларда ТАССР Министрлар Советы каршындагы Сәнгать эшләре идарәсендә музыка фольклоры кабинеты мөдире; бер үк вакытта 1939–1940, 1968–1970 елларда ТАССРның Җыр һәм бию ансамбле һәм 1940–1942, 1951–1953 елларда Татар филармониясенең сәнгать җитәкчесе.

Иҗаты

Ключаревның иҗаты халык җырларын эшкәртүдән башлап балет һәм симфонияләргә кадәр булган киң жанр формаларын колачлый. Аның театр өчен язган музыкасы музыкаль фикерләүнең образлылыгы, аңлаешлылыгы, милли төсмерләрнең ачык чагылышы белән үзенә җәлеп итә (М.Фәйзи пьесасы буенча куелган «Галиябану» спектакленә, К.Тинчурин пьесасы буенча куелган «Зәңгәр шәл» һәм «Ил» мелодрамаларына музыка һәм башкалар).

Күп кенә җырлары һәм спектакльләр өчен язылган инструменталь әсәрләре мөстәкыйль яши башлый, алар арасында моңлы, тәэсирле лиризмы белән аерылып торган «Галиябану» симфония сюитасы да (1933) бар.

Ключарев халык көйләрен («Әллүки», «Пар ат», «Кара урман», «Агыйдел» һәм башкалар) эшкәрткәндә, аларга карата сак мөнәсәбәт саклап, үзенә генә хас үзенчәлекле стиль барлыкка китерә.

Ключаревның камил дәрәҗәдә иҗат ителгән фортепиано әсәрләре («Шүрәле», «Этюд», «Токката», «Туган як күренешләре» циклы һәм башкалар) уку программаларында һәм концерт репертуарларында төп урынны били.

Композитор симфоник музыкада үзен аеруча жанр-характер планында таныта. «Башкорт биюләре», «Салават» симфония поэмасы, «Урал» һәм җыр материалына нигезләнгән «Татар сюитасы» музыкаль картиналары матур яңгырашы һәм бай тембры, ачык милли төсмерләргә ия булуы белән үзенчәлекле.

Ключаревның иҗатында Идел темасы, аның ярларында яшәүче халыклар дуслыгы символы буларак, аерым урын алып тора. Татар симфонизмының бер этабын тәшкил иткән «Идел» лиро-эпик симфониясендә (1955) катлаулы яшәү мохитен фәлсәфи сурәтләү симфоник үсеш фабуласы белән кушылган кайгы, лирик кичереш-уйланулар, дәрт, драматизм, пафос образларында чагыла.

Ключаревның «Тау әкияте» балеты социаль мотивлар (халыкның патша самодержавиесенә каршы көрәше) катнашкан башкорт әкиятләренә һәм риваятьләренә нигезләнеп иҗат ителгән (Ключарев белән Р.Хисамов либреттосы). Тормыш чынбарлыгы фантастик-әкияти образлар белән үрелеп бара.

Башкорт җырларына, биюләренә, инструменталь көйләренә таянып, композитор үзенчәлекле күмәк күренешләр, халыкчан музыкаль образлар һәм фантастик күренешләр тудыра. Үзенең иҗатында Ключарев классик балет традицияләрен уңышлы дәвам итә, С.Прокофьевның балет иҗаты принципларына да таяна. «Тау әкияте»нең төп үзенчәлеге  — үзәк теманың өзлексез үсүе, симфонизациягә тартым булуында.

Ключарев — җыр жанры остасы. Аның милли интонацияләргә нигезләнгән җырлары моңлылык, тәэсирлелек, яңа гармоник алымнар, якты лиризм, табигать образларын нечкә чагылдыру белән аерылып тора: М.Хөсәен шигырьләренә «Идел дулкыннары», «Безнең дусларыбыз», М.Садри шигыренә «Яз җыры» һәм башкалар.

Композиторның иҗат стилен көйнең якты милли колориты, гүзәл гәүдәләнеше, яңа гармоник мөмкинлекләрен куллану, тембрлар байлыгы, сәнгати техниканың аңлаешлы булуы, тавыш хәрәкәтләренең төзеклеге билгели.

Композитор, башкаручы, музыка өлкәсендә җәмәгать эшлеклесе буларак, Ключарев Татарстан һәм Башкортстанның музыка сәнгате үсешенә зур өлеш кертә. Аның композицияләре ТАССР Җыр һәм бию ансамбле коллективының иҗади үсешенә ярдәм итә.

Ключаревның иҗади мирасының мөһим өлеше халык музыкаль фольклорын җыю, туплап бастырудан гыйбарәт. Ул (В.Виноградов һәм М.Садри белән берлектә)  — татар халык җырларының беренче җыентыгы авторы (1941).

Бүләкләре

ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1970).

Төп әсәрләре

  • С.Сәйдәшев музыкасына нигезләнгән «Наёмщик» операсы (1961), Т.Гыйззәтнең шул ук исемдәге пьесасына Х.Вахит либреттосы;
  • «Тау әкияте» балеты (1951; 2нче редакциясе  — 1959), А.Ключарев һәм Р.Хисамов либреттосы;
  • «Идел» симфониясе (1955);
  • «Галиябану» симфония сюитасы (1933), «Татар сюитасы» (1945);
  • «Башкорт сюитасы» (1955);
  • инструменталь әсәрләр;
  • җырлар;
  • татар һәм башкорт халык җырларына эшкәртмәләр;
  • драма спектакльләренә музыка;
  • инструменталь пьесалар һәм башкалар.

Әдәбият

Джалиль М.Татарская советская музыка и композитор Ключарёв // Коммунист. 1933. 30 нояб.;

Шумская Н.Александр Ключарёв. М., 1962; Народные артисты. К., 1980.

Автор Ф.Ш.Салитова