1903 ел, Сембер шәһәре 1993 елның 3 гыйнвары, Мәскәү.

Концерт эшчәнлеген Октябрь революциясеннән соң Кызыл Армия сугышчылары алдында татар халык җырларын башкарудан башлап җибәрә.

1919 елда Сембер шәһәрендә татар драма труппасы спектакльләрендә катнаша.

19201922 елларда ВКП(б)ның Сембер губкомы һәм губерна халык мәгарифенең хатын-кызлар бүлеге инструкторы.

1922 елда Мәскәү Көнчыгыш хезмәт ияләре коммунистик университетының эшчеләр факультетына укырга керә, бер үк вакытта А. һәм Н.Рубинштейннар исемендәге Дәүләт музыка техникумында вокал дәресләре ала.

1924 елдан Мәскәү үзәк татар эшче театрын оештыруда катнаша һәм шул театр белән ил буйлап гастрольләрдә йөри, радиодан чыгышлар ясый.

19271929 елларда Казанда яши, концерт эшчәнлеге алып бара, беренче радиоконцертларда катнаша.

19291934 елларда Мәскәү филармониясе солисткасы.

19341938 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укый, бер үк вакытта Бөтенсоюз радиосыннан концертлар бирә.

19391944 елларда Казанда Татар опера һәм балет театрында төп солистка, бер үк вакытта Бөек Ватан сугышы чорында Мәскәүдә Совет Армиясе Үзәк йорты тарафыннан оештырылган фронт концерт бригадалары составында чыгышлар ясый.

19441950 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясе һәм А.В.Луначарский исемендәге Дәүләт театр сәнгате институтының Татар драма студиясе директоры һәм педагогы.

19631992 елларда Мәскәү консерваториясендә ялгыз җырлау классын алып бара.

Төп партияләре: Бикә («Качкын», Н.Җиһанов), Яучы карчык («Галиябану», М.Мозаффаров), Зибель («Фауст», Ш.Гуно), Ольга («Евгений Онегин», П.Чайковский) һәм башкалар.

«Зиләйлүк», «Шахта» һәм башка татар халык җырларын оста башкарып зур популярлык казана.

Мәскәүдә, Ленинградта, Идел буе шәһәрләрендә, Урал, Себер, Ерак Көнчыгыш, Украина, Урта Азиядә концертлар белән чыгышлар ясый.

Матур тышкы кыяфәткә һәм киң диапазонлы көчле тавышка ия була. Измайлованың башкару манерасы үзенең ихласлылыгы, аһәңле, тәэсирле, эчтәлекле булуы белән аерылып тора.

Хезмәте

Октябрьгә кадәрге татар җырчыларыныңҗырлау «техникасының» кайбер үзенчәлекләре // Совет әдәбияты. 1962. № 1.

Әдәбият

Сөләйманова Г., Шаһиәхмәтов М. Халык артисткасы // Азат хатын. 1963. № 8;

Асия Измайлованың тууына 60 ел тулуга багышланган җыелыш // Совет әдәбияты. 1963. № 12;

Кутуй А. Певец свободы и красоты // Передовая интеллигенция орденоносной Татарии. К., 1940;

Ильясов Р. Измайлова Асия Сафиулловна // Народные артисты. К., 1980.