Биографиясе

1939 елның 28 апрелендә Чүпрәле районы Түбән Чәке авылынды туган.

1963 елда Казан консерваториясен (Н.Г.Зуевич классы) гобой уен коралы буенча тәмамлый.

1964 елдан ТАССР Министрлар Советы каршындагы Радиотапшырулар һәм телевидение комитетының (1992 елдан «Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе) музыкаль тапшырулар бүлегендә өлкән редактор, бүлек мөдире булып эшли.

Иҗаты

Татар, рус, чит ил музыкасын пропагандалау буенча актив музыкаль-җәмәгать эшчәнлеге алып бара.

Милли башкару сәнгате үсешенә зур өлеш кертә, Татарстанның танылган музыкантлары һәм җырчылары башкаруында татар җырларыннан, татар композиторларының әсәрләреннән фонд язмалары туплый.

Авторлык проектлары арасында: «Осталык һәм остазлык», «Музыкаль редакция почтасыннан» исемле программалары, шулай ук танылган музыкантлар һәм җырчыларның иҗатына, тормышына багышланган аерым тапшырулар бар.

Радио эшчәнлеген актив концерт эшчәнлеге белән бергә алып бара. Вокаль башкаручы буларак зур популярлык казана. Җырчының бай репертуарына татар халык җырларыннан «Шахта», «Галиябану», «Рәйхан», «Шомыртым», «Алмагачлары», «Зөбәрҗәт», «Кошларга» һ.б.; С.Сәйдәшев, А.Ключарёв, Р.Яхин, С.Садыйкова, М.Макаров, Л.Батыр-Болгари, Р.Ахиярова, Ә.Бакиров, М.Мозаффаров һ.б. композиторларның әсәрләре керә.

Җырлау манерасы көйне һәм текстны үтә нечкә сиземләве, милли вокаль башкару үзенчәлекләрен тирәнтен тоя белүе, тәэсирле нюансларга сәләтле булуы белән аерылып тора.

Россия һәм чит илләрдә (АКШ, Индия, Төркия, Финляндия, Польша, Австралия, Германия) гастрольләрдә чыгышлар ясый.