Эчтәлек

Биографиясе

1913 елның 20 гыйнвары, Казан – 1998 елның 28 апреле, шунда ук.

1934–1960 елларда татар драма театрларында аккомпаниатор (1941 елдан Татар академия театрында).

1960–1968 елларда Татар филармониясендә солист-башкаручы.

Россия, Урта Азия, Финляндиянең татарлар күпләп яшәгән төбәкләрендә зур концерт эшчәнлеге алып бара.

Татар музыкаль фольклорын җыю һәм аны пропагандалау белән шөгыльләнә.

Баян өчен әсәрләр һәм җырлар авторы.