Илнең һәм Татарстанның музыка сәнгатен үстерүгә гаять зур өлеш кертә.

Биографиясе

1911 елның 2 (15) гыйнвары, хәзерге Казакъстан Республикасы Уральск шәһәре – 1988 елның 2 июне, Уфа, Казанда җирләнә.

1938 елда Мәскәү консерваториясенең композиция факультетын (Г.Литинский классы) тәмамлый.

1939–1977 елларда ТАССР Композиторлар берлегенең оештыру комитеты һәм идарәсе рәисе.

1941–1943 елларда Татар опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе.

1945 елдан Казан консерваториясе ректоры.

Җиһанов актив музыкаль-җәмәгать эшчәнлеге дә алып бара: СССР Композиторлар берлеге идарәсе әгъзасы (1948 елдан), РСФСР (1957 елдан), СССР (1962 елдан) Композиторлар берлекләре идарәләре секретаре.

Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге комитеты әгъзасы (1958 елдан), Ленин премиясе һәм СССР Министрлар Советы каршындагы әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Дәүләт премияләре комитетлары әгъзасы (1961 елдан).

РСФСР (1951–1959), ТАССР (1963–1967 һәм 1971–1988), СССР (1966–1970) Югары Советлары депутаты.

И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Нәҗип Җиһанов. 2022

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Иҗаты

1937 елда Җиһановның Беренче симфониясе башкарылу белән – Татар филармониясе, 1939 елда «Качкын» опера спектакле куелу белән Татар опера һәм балет театры ачыла.

1940–1960 елларда Җиһанов музыкаль театр жанрлары өлкәсендә аеруча актив эшли һәм 8 опера, 3 балет иҗат итә.

Аның әсәрләрендә беренче тапкыр татар халкы тормышында булып узган мөһим вакыйгалар опера сәнгатендә тасвирлана: «Качкын» (1773–1775 елгы Крәстияннәр сугышында татарларның катнашуы) һәм «Ирек» (Казан губернасында 1917 елгы революция алды вакыйгалары) әсәрләре киң танылу ала.

Либреттолары татар эпосы мотивларына нигезләнгән легендар–героик «Алтынчәч» (СССРның Дәүләт бүләге, 1948), «Түләк һәм Сусылу» операларының символик образларында халык азатлыгы өчен көрәш темасы чагыла.

«Илдар», «Шагыйрь» опералары Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына һәм «Намус» операсы авыл хезмәтчәннәре тормышына багышлана.

Мәшһүр каһарман шагыйрь М.Җәлилнең гражданлык һәм иҗади батырлыгы турындагы «Җәлил» опера-поэмасы гитлерчылар башлаган басып алу сугышының вәхшилеген, патриотик бурычның мәгънәви асылын, ватанны саклау идеясенә тугрылык темаларын фәлсәфи яктан ачуга ирешә.

Җиһанов – татар музыкасы тарихында зур композитор-симфонист буларак таныла.

Беренче симфониясе Мәскәү консерваториясендә укыганда языла (1935). Аннан соңгы иҗади кызыксынуы программ симфоник музыка жанрына туплана. «Кырлай» симфоник поэмасы (Г.Тукайның «Шүрәле» әкият-поэмасы мотивына корылган) музыка чаралары белән туган як табигатен сурәтли, оркестрның колоритлы яңгырашында популяр әкияти образларны гәүдәләндерә.

Татар музыка фольклорының төрле катламнарын иҗади эшкәртү нигезендә туган Татар темаларына сюитасы (СССР Дәүләт бүләге, 1950) һәм «Симфоник җырлар»ы халык көйләрен оста һәм сәнгати файдалануы белән аерылып тора. «Нәфисә» увертюрасында «Намус» операсы музыка материалы файдаланыла. «Симфоник новеллалар» сюитасы нигезендә кытай халык легендасы мотивлары, тәмамланмаган «Сары ләкләк» балеты музыкасы ята.

1960 еллар ахырыннан Җиһанов иҗатында симфония төп жанрга әверелә. Шигъри, лирик рух белән сугарылган, татар милли бәйрәме атмосферасының тормышчанлыгын ачык һәм бай итеп чагылдырган Икенче «Сабантуй» симфониясе (СССР Дәүләт бүләге, 1970) киң танылу ала.

1970–1980 елларда Җиһанов тагын 15 симфония иҗат итә, алар циклның төп идеяләрен тыңлаучыга җиткерүдә төрлелек, тембрлы һәм драматик чишелешләрнең яңалыгы, композиторлык техникасы алымнарының киң диапазоны белән аерылып тора.

Җиһановның әсәрләре татар музыка сәнгатендә опера, балет, симфоник жанрларының үсүенә ярдәм итә.

Композитор иҗатында татар опера-симфония мелодикасының яңа тибы формалаша, 1950–1980 елларда пентатоник музыкаль культураларның интонацион нигезенә таянып иҗат итү өчен стилистик үрнәк булган форма һәм алымнар кулланылмый башлый.

Җиһановның стиле ачык чагылышлы индивидуальлеге, миллилеге һәм шуның белән бергә рус һәм чит ил классиклары традицияләренә таянуы белән үзенчәлекле. Аның әсәрләренә фәлсәфи фикер тирәнлеге, көй һәм гармонияне үстерү һәвәслеге, оркестрлаштыру осталыгы, музыкаль форманың ачыклыгы, татар музыкаль фольклорының төрле алымнарын куллану хас.

Җиһановның мәшһүр әсәрләре татар музыкасын халыкара танытуга булышлык итә. «Җәлил» операсы Советлар Союзының Зур театрында (1959), Прага милли театрында (1960) куела.

Җиһанов үзенең иҗат юлы дәвамында камера-вокаль әсәрләр дә яза. Күпләгән җырлары һәм романслары киң танылу ала һәм концерт репертуарларына керә. Алар: «Сиреньнәр хуш ис тарата» (Ә.Ерикәй сүзләре, 1956), «Зарыгу» (Б.Старчиков сүзләре, 1964), «Җир йөзендә әкият бар» (М.Таҗетдинов сүзләре, 1966) һәм башкалар.

Ул камера-инструменталь әсәрләр авторы, аларның күбесе пианистларның педагогика һәм концерт репертуарларында киң кулланыла: «Балалар өчен альбом»га берләштерелгән фортепьяно пьесалары (1946), «Фортепьяно өчен сюита» (1962), «Фортепьяно өчен ун пьеса» (1972), «Фортепьяно өчен 12 күренеш» (1976), «Матюшино эскизлары» (1980) керә.

Җиһанов Казан консерваториясен һәм аның каршындагы махсус урта музыка мәктәбен төзүдә һәм Дәүләт симфония оркестрын оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе була. Татарстанда профессиональ музыкаль белем бирү системасын формалаштыруда да Җиһановның роле зур.

Татар композиторлык мәктәбен оештыруга, Идел буе һәм Урал алды республикалары музыка сәнгатен үстерүгә Җиһановның иҗади, педагогика һәм оештыру эшчәнлеге көчле йогынты ясый. Казан консерваториясендә Җиһановның инструментовка классын тәмамлаган композиторлар Ф.Әхмәтов, Р.Белялов, Р.Еникиев, Р.Кәлимуллин, Л.Любовский, А.Монасыйпов, Б.Мөлеков, Б.Трубин, Ш.Шәрифуллин, М.Яруллин һәм башкалар – татар музыка сәнгатенең күренекле вәкилләре.

Бүләкләре

СССРның Дәүләт (1948, 1950, 1970), ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре (1958) лауреаты.

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

2001 елда Казан консерваториясенә Җиһанов исеме бирелә һәм диварына истәлек тактасы куела.

Казанның бер урамына аның исеме бирелә.

Кече планеталарның берсенә Җиһанов исеме бирелә (1997).

Төп әсәрләре

  • Опералар – «Качкын» (Ә.Фәйзи либреттосы, 1938), «Ирек» (З.Сафин, 1940), «Алтынчәч» (М.Җәлил, 1941), «Илдар» (М.Җәлил, 1942; 2 нче редакциясе «Җиңү юлы», 1954), «Түләк» (Н.Исәнбәт, 1944; 2 нче редакциясе «Түләк һәм Сусылу», 1967), «Шагыйрь» (Ә.Фәйзи, 1947), «Намус» (Ә.Исхак, 1950), «Җәлил» (Ә.Фәйзи, 1956);
  • балетлар – «Фатыйх» (Г.Таһиров, 1943), «Зөһрә» (Ф.Гаскәров, 1944; 2 нче редакциясе Д.Арипова, 1969), «Нжери» (Н.Җиһанова, 1969);
  • 17 симфония;
  • «Кырлай» симфония поэмасы (1946), Симфоник оркестр өчен татар темаларына сюита (1949), симфоник оркестр өчен «Нәфисә» увертюрасы (Г.Бәшировның «Намус» романы буенча, 1952), «Симфоник новеллалар» (1963), «Симфоник җырлар» (1965);
  • кантаталар – «Минем республикам» (Н.Арсланов сүзләре, 1960), «Исәнме, Мәскәү» (Р.Харис сүзләре, 1980);
  • инструменталь камера әсәрләре, романслар, җырлар, халык көйләре эшкәртмәләре.

Әдәбият

Мансуров Ф. Нәҗип Җиһанов – татар музыкасында беренче номерлы шәхес // Татарстан. 2001. № 2;

Гиршман Я. Назиб Жиганов. М., 1975;

Спиридонова В. Фортепианные произведения Назиба Жиганова в педагогическом репертуаре. К., 1980;

Шамсутдинова Ф. Выдающийся мастер татарской музыки // Музыкальная жизнь. 1981. № 3;

Касаткина Г. Художник щедрого таланта, неиссякаемой энергии // Советская музыка. 1981. № 11;

Салехова З. «... И приумножить её добрую славу»: Портрет Назиба Жиганова в документах // Казань. 1966. № 5–6;

Назиб Жиганов: Контексты творчества: Сб. науч. статей. К., 2001;

Покровский Б. Назиб Жиганов – оперный драматург // Казань. 2001. № 1;

Н.Жиганов. Материалы и воспоминания. К., 2005.

Автор В.Р.Дулат–Алиев