Биографиясе

1927 елның 21 марты, Кама Тамагы районы Олы Кариле авылы – 2010 ел.

1951–1977 елларда ТАССР Җыр һәм бию ансамбле солисты.

Иҗаты

Репертуарының күп өлешен татар халык җырлары тәшкил итә. Бигрәк тә озын, сузып җырлана торган «Зөлхиҗә», «Сибелә чәчәк», «Уел», «Бөдрә тал», «Сакмар су» һ.б. җырларны зур осталык белән башкара.

Репертуарына С.Сәйдәшев, Ф.Яруллин, Ә.Бакиров, Р.Яхин, А.Ключарёв, З.Хәбибуллин һ.б. татар композиторларының җырлары, романслары; Көнбатыш Европа һәм рус композиторларының (Ш.Гуно, М.Глинка, Н.Римский-Корсаков, П.Чайковский) вокаль әсәрләре керә.

Әхтәмованың башкару осталыгы әсәрләрнең поэтик һәм музыкаль эчтәлеген, тирәнлеген аңлап, аны тыңлаучыларга җиткерә белүе белән аерылып тора.

Җыр һәм бию ансамбле белән ТАССР, СССР шәһәрләрендә, чит илләрдә (Вьетнам, Монголия, Корея) гастрольләрдә була.

Бүләкләре

Вокалистларның Бөтенроссия конкурсы лауреаты (1951).

Әдәбият

Таҗиева К. Ансамбль сандугачы // Азат хатын. 1971. № 3.