Биографиясе

1947 елның 9 мартында БАССРның Благовар районы Языков авылында туган.

1973 елда Уфа сәнгать институтын (З.Исмәгыйлевтә композиция классы) тәмамлый.

1973–1978 елларда М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының музыка бүлеге мөдире.

Иҗаты

Р.Хәсәнов иҗатында төп урынны башкорт милли җыр иҗатын һәм заманча популяр музыка тенденцияләрен берләштергән җырлар алып тора.

Аның җырлары (нигездә, башкорт һәм татар шагыйрьләре, шулай ук үз шигырьләренә иҗат ителгән 400дән артык җыр) танылган башкаручыларның (Ә.Авзалова, Алсу, И.Газиев, Р.Гәрәев, Н.Кадыйрова, И.Шакиров һ.б.) репертуарын тәшкил итә: «Мәктәп еллары» (Ш.Галиев шигыре); «Уфа юкәләре», «Кышкы романс» (Н.Нәҗми шигырьләре) һ.б.

Әсәрләре: «Курай турында легенда» (1979), «Салават» (1987) балетлары; «Прометей» (1980), «Сибай» (1982) симфоник поэмалары; хор, камера-инструменталь әсәрләр, романслар, кино- һәм телефильмнарга, драматик спектакльләргә (70тән артык) музыка һ.б.

Бүләкләре

БАССРның Г.Сәләм исемендәге Комсомол бүләге лауреаты (1976).

Татар академия театрында З.Хәкимнең «Телсез күке» әсәре буенча куелган спектакльгә язган музыкасы өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исеменндәге Дәүләт бүләгенә лаек була (2009).