Биографиясе

1924 елның 3 гыйнвары, Буа кантоны Түбән Чәке авылы – 2017 елның 29 мае, Казан.

Казан консерваториясен (1950), П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясендә С.М.Козолупов классы буенча аспирантура (1954) тәмамлый.

1954 елдан Казан консерваториясендә укыта (1955–1993 елларда — кыллы музыка уен кораллары кафедрасы, 1993–1998 елларда альт, виолончель, контрабас һәм квартет кафедрасы мөдире).

Концерт эшчәнлеге алып бара, шул исәптән соло программалар белән дә чыгышлар ясый. Музыка сәнгате һәм музыка белеме бирү мәсьәләләренә караган мәкаләләр, рецензияләр, уку-укыту һәм методик ярдәмлекләр, татар музыкасы материалында виолончель өчен нота җыентыклары авторы. Халыкара һәм бөтенроссия виолончелистлар конкурслары жюрие әгъзасы.

Укучылары арасында Россия һәм Татарстанның халык һәм атказанган артистлары, халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреатлары һәм дипломантлары А.Әсәдуллин, А.Виноградов, А.Дворников, Л.Исмәгыйлова, И.Лаптева, Л.Маслова, С.Товстуха һ.б. бар.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Музыкальное образование в Татарии // Уч. зап. Казан. консерватории. 1970. Вып. 4; 

Сборник пьес композиторов Татарстана для виолончели с фортепиано. М., 1982; 

Казанская государственная консерватория. К., 1988 (автордаш); 

Истоки // Казань. 1996. № 5/6; Первые // Казань. 2005. № 5.

Әдәбият

Война и мир Афзала Хайрутдинова. К., 2009.

Автор — Ф.Ш.Салитова