Биографиясе

1916 елның 22 марты, Пермь шәһәре – 2010 елның 15 августы, Казан.

1932–1958 елларда Татарстан радиосында (бүленеп): диктор, мөхәррир, әдәбият-сәнгать тапшырулары җитәкчесе; 1958–1961 елларда Казан телевидение студиясендә: директор, мөхәррир; бер үк вакытта, 1962–1973 елларда, ТАССР композиторлар берлеге идарәсенең җаваплы сәркәтибе; в 1944–1976 елларда Татар филармониясендә концерт программалары алып баручы һәм лектор.

Фәнни эшчәнлеге

Югары уку йортлары өчен иң беренче «Татар совет музыкасы тарихы» («История татарской советской музыки», 1956; Я.Гиршман һәм В.Виноградов белән берлектә) курсы программасын төзүчеләрнең берсе.

Татар музыка мәдәнияте мәсьәләләренә караган хезмәтләр: «Салих Сәйдәшев иҗатына карата» («Совет әдәбияты» журналы. 1952. №7; Ч.Бәхтиярова белән автордашлыкта), «Татарстан композиторларының җыр иҗаты» («Совет Татарстанының музыкаль культурасы» – «Музыкальная культура Советской Татарии», М., 1959; М.Җиһаншина белән автордашлыкта) мәкаләләре; татар композиторлары һәм башкаручыларыннан Ә.Бакиров, А.Вәлиуллин, Х.Вәлиуллин, С.Габәши, А.Монасыйпов, Җ.Фәйзи, И.Шәмсетдинов, У.Әлмиев, Р.Ваһапов, Э.Җәләлетдинов, Г.Кайбицкая, М.Рахманкулова, Г.Сөләйманова, З.Хисмәтуллина һ.б.ның иҗатлары турында «Совет Татарстаны композиторлары» («Композиторы Советского Татарстана», 1957), «Халык артистлары» («Народные артисты», 1980) һ.б. китапларга кергән очерклар; татар вакытлы матбугаты материалларына күзәтүләр; музыкаль басмаларның рус теленнән татар теленә тәрҗемәләре һ.б. авторы.

Хәйруллина шулай ук нота һәм музыкаль тәнкыйть җыентыклары төзүче.

Әдәбият

Исанбет Ю.Н. Зайнаб Хайруллина // Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. Казань, 1986.

Исанбет Ю.Н. Зайнаб Шайхулловна Хайруллина (к 75-летию со дня рождения): Буклет. Казань, 1991.