Биографиясе

1931 елның 10 ноябре, Оренбург өлкәсе Танаулык авылы – 2000 елның 18 июле, Мәскәү.

Ташкент консерваториясен (Г.Васильевта виолончель классы, 1954 ел), Гнесиннар исемендәге Музыка-педагогия институтын (Мәскәү, 1967 ел) тәмамлый.

1970–1972 елларда ТАССР Җыр һәм бию ансамбле сәнгать җитәкчесе, 1972–1976 елларда Казан педагогия институтында музыка теориясе, тарихы һәм музыка уен кораллары кафедрасы мөдире.

1976 елдан Мәскәүдә яши, балалар музыка мәктәпләрендә укыта һәм үзешчән музыка коллективларына, студияләргә җитәкчелек итә.

Иҗаты

Татар музыка театрлары үсешенә зур өлеш кертә.

Р.Г.Гобәйдуллинның театральләшкән музыкаль әсәрләре арасында «Кисекбаш» балеты (Г.Тукай поэмасы буенча, Ә.Фәйзи либретосы) ачык сатирик һәм образлылыгы, динамик сәхнә хәрәкәте, халык жанры элементларының, шулай ук бәет һәм мөнәҗәтләрнең стилистик эпик җанрлар үзенчәлеген тормышка ашыруы белән аерылып тора.

Р.Г.Гобәйдуллинның «Җиһангир» операсы (Х.Вахит либреттасы) татар лирик-психологик опералар үсеше традицияләрен дәвам итә. Анда бай мелодик теле белән аерылып торган халык вәкилләре образлары чагылыш таба.

С.Садыйкова белән берлектә иҗат ителгән «Мәхәббәт җыры» (1971 ел) һәм «Кияүләр» (1972 ел) музыкаль комедияләре популярлык казана.

Р.Г.Гобәйдуллин иҗаты мирасының зур өлешен оркестр өчен язылган һәм камера-инструменталь әсәрләр алып тора, аларда классик музыканың төп формалары һәм жанрлары белән эшләү осталыгы ачыла.

Р.Г.Гобәйдуллинның иҗатына жанрлар төрлелеге, аның бай сәнгать чаралары белән иркен эш итә белүе хас.

Композиторның көй чыганаклары күп төрле, аның мелодикасы халык көйләре (шул исәптән борынгы татар халык көйләре) традицияләре җирлегендә XX йөз музыка ритмын һәм гомуммәгънәле интонацияләр демократизмын колачлый.

Р.Г.Гобәйдуллин иҗатында татар композиторлык мәктәбенең алдынгы традицияләре үсә һәм дәвам итә.

Төп әсәрләре

«Кисекбаш» (Г.Тукай поэмасы буенча, Ә.Фәйзи либреттосы, 1958 ел), «Чака» (Д.Мамаду либреттосы, 1983 ел) балетлары;

«Җиһангир» (Х.Вахит либреттосы, 1976 ел), «Идегәй» (Р.Харис либреттосы, клавирда тәмамлана, 2001 ел) опералары;

Симфоник әсәрләре: «Яшьләр увертюрасы» (1958 ел), «Бәйрәм увертюрасы» (1970 ел), «Идел буе халыклары темасына сюита» (1982 ел), «Якутлар темасына симфоник вариацияләр» (1983 ел);

Виолончель (1961 ел), труба (1960 ел), фортепиано өчен (1968 ел) концертлар;

Кыллы квартет (1963 ел), скрипка, альт һәм виолончель триосы өчен (1978 ел) камера-инструменталь әсәрләр, инструменталь ансамбль өчен «Музыкаль күренешләр» әсәре (1972 ел), скрипка һәм фортепиано өчен соната (1967 ел);

Виолончель һәм фортепиано өчен 10 пьеса (1980 ел), солистлар, хор һәм оркестр өчен «Торналар кайтканда» ораториясе (1969 ел), «Беренче очыш күге» (1977 ел) һәм «Ана йөзе нуры» (1978 ел) вокаль цикллары;

Спектакльләргә һәм кинофильмнарга музыка, җырлар һ.б.

Әдәбият

Рашид Губайдуллин // Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. Казань, 1986.

Автор – Ф.Ш.Салитова