Чын исеме Сония.

Биографиясе

1931 елның 24 октябрендә Чистай шәһәрендә туа.

1954 елда Казан консерваториясен (Л.Г.Лукомский һәм Г.М.Коганда – фортепиано, А.С.Леманда композиция классында шөгыльләнә), 1959 елда Мәскәү консерваториясен (Н.И.Пейконың композиция классы), шунда ук 1963 елда аспирантура (Б.Я.Шебалинның композиция классы) тәмамлый.

1960–1970 еллардан аваз тәэсире өлкәсенә яңа алымнар кертү белән ныклап шөгыльләнә.

1969–1970 еллар башында Мәскәү эксперименталь электрон музыка студиясендә эшли.

1980 елларда иҗади җәмәгатьчелек тарафыннан «Мәскәү өчлеге» әгъзасы буларак бәяләнә (А.Шнитке һәм Э.Денисов белән берлектә).

1991 елдан Германиядә (башта Ворпсвед шәһәрендә, 1992 елдан Аппен-Унтерглиндта) яши.

Иҗаты

Гобәйдуллинаның музыкасы стилистик һәм авторлык оригинальлеге, уен кораллары составының күп төрлелеге, жанр киңлеге: хәзерге дөньяны миниатюр һәм филигран бизәлештән (мәсьәлән, «Дюймовочка») монументаль символик-дини гомумиләштерүгә кадәр чагылдыруы белән аерылып тора («Иоанн газаплары» – «Страсти по Иоанну»).

Гобәйдуллина музыкасына образларны капма-каршы кую хас. Ул үзе: «Кискен каршылык, ике ипостаськә (асылга) аерылу яки бүленү миңа тумыштан бирелгән. Әтием – татар, әнием рус булганга, мин берьюлы ике – Көнчыгыш һәм Көнбатыш җиһанныкы булам», – дип яза.

Капма-каршылыкка һәм үзара бәйләнгәнлеккә, реаль-акустик һәм синтезланган яңгырашка корылып язылганга, Гобәйдуллинаның кайбер әсәрләрендә, «Җанлы-җансыз» («Vivente non vivente», 1970) дип аталганнан башлап ук, каршылыклы идеяләр чагыла.

Шулар рәтендә: «Тавыш һәм тынлык» («Rumore e silenzio», 1974), «Яктылык һәм караңгылык» («Светлое и тёмное», 1976), «Уңай һәм тискәре» («Pro et contra», 1989), «Җөп һәм так» («Чёт и нечет», 1991) әсәрләре бар.

1980–1990 еллардагы әсәрләрендә саннар символикасы аеруча әһәмияткә ия («Аллилуйя», 4 нче квартет). Партитураны башта ук җентекләп эшләгәнгә күрә, еш кына әсәрләр специфик саннар сюжеты кебек кабул ителә.

Гобәйдуллинаның музыкаль сәнгате дөньясы тамашачыны үзенең нәзакәтлелеге, ихлас чисталыгы, саф һәм серле мөрәҗәгате белән җәлеп итә. Үзенең иҗат үзенчәлегенең эчке халәтен композитор: «.... чынбарлыкны тоюының вакыт та, киңлек тә булмаган баскычына күтәрелгән саен, кешенең күңеле чистарып һәм үтә күренмәле булып кына калмый, бәлки ул тагын да ачылып, сафланып китә», – дип тасвирлый.

Гобәйдуллина XX йөз музыка сәнгатенә яңа аваз ресурсларын эзләү һәм эшләүгә шактый өлеш кертә. Аның музыкасы колоритлы яңгырашы, хәзерге экстраординар чараларны тәэсирле, үткен куллану һәм үзенә генә хас аваз тембры (сонорлы) эстетикасы, тавышның этнотембрлы яңгырашын файдалану белән аерыла.

Бу уңайдан «Күңел сәгате» («Час души») әсәре ахырында чанганың (үзбәк халык уен коралы) саф, чиста яңгырашы, яисә Кото, бас-кото, шен һәм оркестр өчен язылган концерты япон халык уен кораллары тәэсирендә гадәти булмаган яңгырашы белән игътибарны җәлеп итә.

Гобәйдуллина музыкасында бигрәк тә «Шәрекъ өчен хас булган «яңгырамау», яңгыраучы тынлык идеясенең яңача эстетик һәм сәнгати чагылышы үсеш ала. Композитор үз карашының раслануын мөселман йоласындагы «сүзсез аралашу»да күрә.

Гобәйдуллинаның хәзерге музыкаль ладлар дөньясын киңәйтү өлкәсендә яңалык кертүе геомәдәни алшартлар барлыкка килү белән аңлатыла.

Микрохроматика ярдәмендә (ярты тоннан кече булган тавыш югарылыгы системасы) аның тарафыннан аерым система булдырыла.

Тавышның яңа концепциясе, яңгырашы, аның акустик үзенчәлеге (мәсьәлән, «Офферториум»да тавыш драматургиясе) шуннан үсеп чыга.

Еш кына Гобәйдуллина үзенең иҗатында татар музыкасының образлылыгы һәм стилистикасы башлангычына, пентатониканың яңа оригиналь алымнарына, музыкаль вакытка, тембр интонациясе трактовкасына мөрәҗәгать итә (думбра һәм фортепиано өчен «Татар фольклоры мотивлары», баян һәм ике контрабас өчен «Татар биюе»).

Гобәйдуллина композитор буларак, кинематография сәнгатендә дә оригиналь музыкаль концепцияләр эшләү сәләтен күрсәтә.

Аның киномузыка өлкәсендәге эшләре арасында: «Вертикаль» (1966), «Маугли» (1971), «Табиб Калинникованың һәр көне» («Каждый день доктора Калинниковой», 1973), «Карачкы» («Чучело», 1983), «Ирек сөючән Песи» («Кошка, которая гуляла сама по себе», 1984) әсәрләре бар.

Гобәйдуллинаның музыкасы – дөньядагы концерт тормышыннан аерылгысыз. Аның әсәрләрен дөньяның атаклы музыкантлары Г.Кремер, Г.Рождественский, В.Гергиев, Ю.Башмет, Н.Гутман, М.Пекарский һәм башкалар үзләренең концерт программаларына кертәләр. Гобәйдуллинаның орган өчен язган әсәрләрен беренче башкаручы Р.Абдуллин була.

Бүләкләре

РФнең Дәүләт (1992), композиторларның 7 нче халыкара конкурсы (Рим, 1975, 1 нче бүләк), Монако кенәзе Ренье III нең (1987), Кусевицкийлар исемендәге (Америка Кушма Штатлары, 1990, 1994), Хатын-кыз композиторларның 7 нче халыкара фестивале (Гейдельберг, 1992), «Империале» (Япония, 1998), «Библия һәм Мәдәният» фонды (Германия, 1999), Швеция музыка академиясе «Полар» (2002) бүләкләре лауреаты.

«Фән һәм сәнгатьтәге хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнә (Германия).

Төп әсәрләре 

  • «Тылсымлы курай» («Волшебная свирель», 1960), «Дулкыннар өстеннән йөгерүче» («Бегущая по волнам», А.Грин романы буенча, 1963) бер актлы балетлары; «Ишетәм ... илаһи тынлыкны ...» («Stimmen ... verstummen ...», 1986), «Вакыт фигурасы» («Фигура времени», 1994) симфонияләре;
  • симфоник оркестр өчен «Диңгез» («Море», 1963) симфоник картинасы, «Тантана» («Триумф», 1963-64) увертюрасы;
  • «Дөньяга мәдхия» («Landatiopacis», М.Копелент һәм П.-Х.Дитрих белән берлектә, 1975) ораториясе;
  • «Мемфис төне» («Ночь в Мемфисе», 1968), «Робагый» («Рубайят», 1969) кантаталары;
  • «Җан авазы» («Час души», 1976) бәрмә уен кораллары һәм симфоник оркестрга кушылып ялгыз җырлау өчен инструменталь концерт;
  • Ике оркестр өчен концерт (1976), «Jnutroitus», (фортепиано һәм камера оркестры өчен, 1978), «Корбан бирү» («Offertorium», 1980, 1982, 1986) скрипка һәм оркестр өчен, «Чиркәү китабыннан» («Из часослова» виолончель, оркестр һәм ирләр хоры өчен, 1991), Оркестр белән альт өчен концерт (1996), «Агач астында күләгәдә» («В тени под деревом», 2000) кото, бас-кото, бас, ике хор һәм оркестр өчен;
  • №1 (1971), №2 (1987), №3 (1987), №4 (магнит тасмасы белән, 1993) квартетлары;
  • «Фацелия» (югары сопрано һәм симфоник оркестр өчен, 1956) вокаль циклы;
  • «Биш этюд» (арфа, контрабас, бәрмә уен кораллары өчен, 1965) инструменталь ансамбльләре;
  • «Пантомима» (контрабас һәм фортепиано өчен, 1966);
  • «Марк Пикарский коллекциясеннән клавесин һәм бәрмә уен кораллары өчен музыка» (1972), «Quatro» (ике торба һәм ике тромбон өчен, 1974), «Татар фольклоры мотивы буенча» («По мотивам татарского фольклора», думбра һәм фортепиано өчен, 1977);
  • «Әйтелгән сүз» («Detto-i», орган һәм бәрмә уен кораллары өчен, 1978);
  • «Юбиляция» (4 бәрмә уен коралы өчен, 1979), «Jncroce» (виолончель һәм орган өчен, 1979), «Татар җыры», «Бәйрәм», «Сөембикә» (ике торба өчен, 1979), «Эндәшмәү» («Silenzio», баян, скрипка һәм виолончель өчен, 1991); «Татар биюе» («Татарский танец», баян һәм ике контрабас өчен, 1992);
  • «Иртә таңнан уяныр алдыннан» («Рано утром перед пробуждением», 7 кото өчен, 1993);
  • кинофильмнарга музыка һәм башкалар.

Әдәбият

Холопова В. Музыка спасёт мир // Советская музыка. 1990. № 9;

Холопова В. Николай Бердяев и София Губайдулина в той же части Вселенной // Советская музыка. 1991. № 10;

Холопова В. Суперсимфония Губайдулиной, Пярта, Сильвестрова, режиссированная Кремером // Музыкальная академия, 1995. № 3;

Ценова В. Числовые тайны музыки Софии Губайдулиной. М., 2000;

Ценова В. София Губайдулина: Путеводитель по произведениям. М., 2001.

Автор А.Л.Маклыгин