1854 – 1933 еллар.

Мәскәү консерваториясенең чыгарылыш-диплом спектаклендә Евгений Онегин (шул исемле әсәр, П.Чайковский) партиясен беренче башкаручы (1879 ел).

Төрле опера труппаларында солист буларак чыгыш ясый.

Хорлар оештыручы һәм җитәкчесе, җыр капелласы белән Россия шәһәрләрендә концертлар күрсәтә.

1884 елда Казанда җыр дәресе класслары ача һәм 10 елга якын шунда укыта, музыка-агарту эшчәнлеге алып бара.

С.В.Гилев укучылары көче белән әзерләгән спектакльләр арасында Ф.И.Шаляпин беренче тапкыр опера партиясен җырлаган «Евгений Онегин» спектакле аеруча игътибарга лаек.

1925 елдан Рязань музыка-педагогика училищесендә укыта.

Читтән торып вокалга өйрәнүчеләр өчен «Җыр дәресе укыту тәҗрибәсе һәм тавыш кую» («Опыт заочного преподавания пения и постановки голоса». СПб, 1910 ел) исемле методик кулланма һәм вокаль әсәрләр авторы.