Биографиясе

1943 елның 25 июне, Саба районы Сүлә авылы – 2020 елның 26 октябре, Казан.

Казан музыка училищесын (1968 ел), Казан консерваториясен (1974 ел) тәмамлый.

1961–1964 елларда хор артисты, 1972 елдан ТАССР Җыр һәм бию ансамбленең хор дирижёры, бер үк вакытта 1990 елдан Казан музыка училищесында халык музыкасы укытучысы.

Иҗаты

Ансамбльдә эшләү дәверендә Ә.Абдуллин белән берлектә «Җомга», «Су буенда», «Әзифә», «Уел» һ.б. композицияләрне иҗат итә.

«Чуаш сюитасы», «Хәтердә һәм җырда», «Бер гаилә булып», «Сәйдәшем», «Сабантуй», «Безнең мирас», «Корбан бәйрәме», «Рамазан» һ.б. концерт программаларын әзерләүдә катнаша.

В.Х.Гәрәева – татар музыка фольклоры һәм милли вокаль башкару осталыгы белгече булып таныла.

Тәҗрибәле педагог буларак, В.Х.Гәрәева ансамбль җырчылары белән индивидуаль эшләүгә аерым игътибар бирә. Укучылары арасында ТРның атказанган артистлары Л.Бичарина, И.Исламов, Ф.Мирзануров һәм башкалар бар.

Җыр һәм бию ансамбльләренең бөтенроссия конкурсы лауреаты (Мәскәү, 1986).                         

Автор – В.Н.Горшков