Эчтәлек

1955 елның 24 мартында Казанда туа.

Казан консерваториясен (В.Лазько классы) тәмамлый (1983).

1983 елдан Татар опера һәм балет театры солисты.

Төп партияләре: Розина («Севилья чәчтарашы», Дж.Россини), Виолетта, Джильда («Травиата», «Риголетто», Дж.Верди), Микаэла («Кармен», Ж.Бизе), Кар кызы, Марфа (шул исемендәге опера, «Патша кәләше», Н.Римский-Корсаков), Адель («Ярканат», И.Штраус), Алтынчәч (шул исемендәге опера, Н.Җиһанов), Сәрвәр («Башмагым», Җ.Фәйзи), Зөбәрҗәт («Наёмщик», С.Сәйдәшев), Зәйтүнә («Шагыйрь мәхәббәте», Р.Ахиярова).

Аның концерт репертуарында татар, рус, чит ил композиторлары җырлары бар. Ганиева Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә төп опера партияләрен башкаручы һәм концертлар бирүче җырчы буларак иҗади эшчәнлек алып бара.

Ганиева югары профессиональ башкару сәләте, вокал техникасының камиллеге, матур, моңлы тембрлы тавышка ия булуы, ачык дикциясе, сәхнәдә үзен иркен тотуы белән аерылып тора.

Россия һәм Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләрендә, читилләрдә (Америка Кушма Штатлары, Германия, Төркия, Чехия, Голландия, Дания, Франция, Венгрия, Англия һәм башкалар) гастрольләрдә чыгышлар ясый.

Казан мәдәният һәм сәнгать университетында укыта, 2000 елдан ялгыз җырлау кафедрасы мөдире.

ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1997).

«Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Венера Ганиева дөньясы // Шәһри Казан. 2003. 23 февраль.

Авторлар А.Р.Рахмани, Ф.Ш.Салитова