Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
җырчы (сопрано), ТАССРның халык артисты (1985 ел)
1922 елның 30 мае, Казан – 2015 елның 25 марты, Казан.
Мәскәү консерваториясен (профессор Д.Б.Беляевская классы) тәмамлый (1950 ел).
1950–1961 елларда Татар опера һәм балет театры солисткасы, 1961–1963, 1966–1976 елларда Татар филармониясендә.
Төп партияләре: Розина («Севилья чәчтарашы», Дж.Россини), Джульетта («Ромео һәм Джульетта», Ш.Гуно), Антонида («Иван Сусанин», М.Глинка), Кар кызы (шул исемендәге опера, Н.Римский-Корсаков), Сәрвәр («Башмагым», Җ.Фәйзи), Алтынчәч (шул исемендәге опера, Н.Җиһанов).
Авторлар – А.Р.Рахмани, Ф.Ш.Салитова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.