- РУС
- ТАТ
җырчы (меццо-сопрано), Белоруссия Республикасының атказанган артисты (1994 ел)
1949 елның 9 сентябрендә Ленинград шәһәрендә туа.
1980 елда Ленинград консерваториясен (И.П.Алексеев классы) тәмамлый. 1979 елдан Белоруссия опера һәм балет театры солисткасы.
Төп партияләре: Азучена, Амнерис («Трубадур», «Аида», Дж. Верди), Кармен (шул исемендәге опера, Дж. Бизе), Любаша («Патша кәләше», Н.Римский-Корсаков), Графиня («Пики дамасы», П.Чайковский).
1989 елда Киев опера һәм балет театры белән чит илләрдә гастрольләрдә катнаша.
Франция, Швейцариядә М.Мусоргскийның «Хованщина» (Марфа), «Борис Годунов» (Марина Мнишек) операларында төп партияләрне һәм Дж.Вердинең «Реквием»ендә соло партиясен башкара.
Белоруссия опера һәм балет театры труппасы белән ил буйлап, чит илләрдә (Испания, Германия, Швейцария) гастрольләрдә була.
Репертуарында барокко стилендәге музыкадан алып борынгы рус романсларына кадәр әсәрләр булган концерт программалары белән чыгышлар ясый.
Вокалистларның М.Глинка исем. бөтенсоюз конкурсы дипломанты (1979 ел).
Автор – Ф.Ш.Салитова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.