1944 елның 11 мае, Шөгер, хәзерге Лениногорск районы Яңа Иштирәк авылы – 1995 елның 2 мае, Казан.

Казан консерваториясен флейта буенча (А.Геронтьев классы) тәмамлый (1968 ел).

1966 елдан ТАССР Дәүләт оркестры артисты (1975 елдан флейталар төркеме концертмейстеры), бер үк вакытта 1975 елда Казан музыка училищесе укытучысы.

Концерт эшчәнлеге алып бара. Көнбатыш Европа флейта репертуарына (итальян һәм немец бароккосыннан алып Француз «Алтылыгы» композиторлары әсәрләренә кадәр) кергән әсәрләрдән соло программалары белән чыгышлар ясый.

Р.Х.Гайсин аеруча татар композиторлары (Н.Җиһанов, Р.Яхин, Ф.Әхмәтов, А.Монасыйпов, Р.Еникиев, Ш.Шәрифуллин һ.б.) әсәрләрен пропагандалауга игътибар бирә.

Музыкантның югары профессиональ дәрәҗәдә, тирән эчтәлекле һәм образлы башкару осталыгы тыңлаучыларда якты тәэсир калдыра.

Авторлар – А.Р.Рахмани, Ф.Ш.Салитова.