Биографиясе

1875 елның 13 мае, Мәскәү — 1952 ел, Ленинград.

1892 елда Мәскәү сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура училищесен (В.Поленов һәм В.Маковскийда сынлы сәнгать классы) тәмамлый; Н.Кленовскийда гармония, С.Танеевта контрапункт, Н.Римский-Корсаковта инструментовка дәресләре ала.

1893–1917 елларда Казан (1893), Саратов, Түбән Новгород, Тифлис, Баку һ.б. шәһәрләрдә антрепренёр, дирижёр, хормейстер, опера труппалары рәссамы. 1917 елдан соң төрле шәһәрләрдә иҗат эшен дәвам итә. Казанда Эйхенвальдның татар һәм башкорт халык көйләренә нигезләнгән әсәрләреннән торган симфоник концертлары зур яңгыраш ала (1923).

1924–1928 елларда эмиграциядә — Франция, Бельгия, Швейцариядә опера һәм симфоник оркестрлар белән дирижёрлык итә.

1928 елдан СССРның күп кенә шәһәрләрендә (Ашхабад, Уфа, Куйбышев һ.б.) дирижёр һәм педагог булып эшли.

1937 елда репрессияләнә (1938 елда азат ителә, 2003 елда аклана).

Иҗади эшчәнлеге

Урта Азия, Идел буе халыкларының 4 меңнән артык традицион җырларын җыя. Татар һәм башкорт сюжетларына опералар авторы: «Дала» («Степь», 1928; 2 нче редакция 1930 елда; 1931 елда Урта Идел төбәк опера сәхнәсендә куела, Самара шәһәре), «Мәргән» (1937), «Ашказар» (1940; 1940 елда икесе дә Башкорт опера һәм балет театрында куела, Уфа), «Кояшлы таш» («Солнечный камень», Г.Тукай әкияте буенча, 1946; куелмаган).

Әсәрләре: 5 музыкаль комедия, шул исәптән «Тәмәке капитаны» (1942, Куйбышев опера һәм балет театры); «Жар-птица» (Париж «Альгамбра» театрында «Иван-царевич» исеме белән куела, 1925) балеты; Төрекмән ССРның 10 еллыгына (1934), БАССРның 25 еллыгына (1944) багышланган кантаталар; симфонияләр, камера-инструменталь әсәрләр, драма спектакльләренә музыка, якынча 50 романс һәм җыр һ.б.

Әдәбият                

Славный юбилей (к 75-летию А.А.Эйхенвальда) // Советская музыка. 1950. № 7.

Автор — Ф.Ш.Салитова