Биографиясе

1873 елның 16 июле, Киев — 1955 елның 19 июле, Казан.

1893 елда Киев музыка училищесен (фортепиано һәм дирижёрлык класслары) тәмамлый, 1907 елда Мәскәүдә М.Ипполитов-Иванов һәм В.Сук җитәкчелегендә композитор һәм дирижёр буларак стажировка уза.

1890–1898 елларда — оперетта труппасы (Житомир шәһәре), 1898–1904 елларда Минск, Казан, Саратовта опера труппалары хормейстеры һәм дирижёры.

Иҗтимагый һәм сәяси эшчәнлек алып бара, шул исәптән 1906 елда Краснодарда Халык университеты каршында эшчеләр өчен музыка курслары оештыра, «Дон» эшчеләр газетасын чыгаруда катнаша. 1918 елда шунда ук Оркестрантлар берлеген оештыра. Эшче депутатлары советы составына сайлана.

1920 елдан Черкасский Сталинабад, Омск, Днепропетровск, Киров һ.б. шәһәрләрдә драма театрларының муз. җитәкчесе һәм дирижёры булып эшли.

1940–1948 елларда — Казан Зур драма театры дирижёры.

Иҗаты

Черкасский иҗатының төп жанры — театраль музыка.

Казанда яшәгән чорында композитор башка музыкаль жанрларга да мөрәҗәгать итә һәм шактый зур әсәрләр тудыра: «Раштуа алдындагы төн» («Ночь перед Рождеством», Н.Гогольнең шул исем әсәре буенча, 1938) музыкаль комедиясе, «Татар темаларына ике эскиз» («Два эскиза на татарские темы», 1945), «Кавказ сюитасы» («Кавказская сюита», 1946); «Иван Грозный» һәм «Отелло» увертюралары (1946), симфоник оркестр өчен «Иске стильдәге сюита» («Сюита в старинном стиле», 1948); «Юбилей увертюрасы» («Юбилейная увертюра»; ТАССРның 30 еллыгына, 1950), Б.Зернит шигыренә «Героик кантата» («Героическая кантата», 1952), М.Лермонтов шигырьләренә романслар циклы һ.б.

Әдәбият           

Композиторы Советского Татарстана. К., 1957.