Биографиясе

1833 елның 31 октябре (12 ноябре), Санкт-Петербург – 1887 елның 15 (27) феврале, шунда ук.

Кенәз Л.С.Гедиановның һәм мещанка А.К.Антонованың никахсыз туган улы; тугач, кенәзнең крепостной хезмәтчесе (камердинер) П.Бородинның улы дип теркәлә. 8 яшенә кадәр әтисенең крепостное була, 1840 елда вафат булыр алдыннан әтисе аңа ирек бүләк итә. Чыгышы аркасында гимназиягә керә алмый һәм өйдә белем ала. Балачакта ук музыкага сәләт күрсәтә, химия белән мавыга.

Петербургта Медицина-хирургия академиясен тәмамлый (1856), 1858 елда медицина докторы дәрәҗәсенә диссертация яклый. 1859–1862 елларда чит илләрдә химия өлкәсендә белемнәрен камилләштерә. 1862 елдан Медицина-хирургия академиясендә адъюнкт-профессор, 1864 елдан – ординар профессор, 1874 елдан – химия кафедрасы мөдире, 1877 елдан – Медицина-хирургия академиясе академигы. 1868 елда Рус химия җәмгыятенә нигез салучыларның берсе була.

40 тан артык фәнни хезмәт авторы; бром алмаштырылган май кислоталары табу ысулын эшли (Бородин – Хунсдикер реакциясе, 1861), беренче тапкыр фторлы бензоил ала (1862), Ш.А.Вюрц белән бер үк вакытта альдоль конденсациясе реакциясен ача (1872).

1862 елда М.А.Балакирев белән таныша һәм аның «Могучая кучка» түгәрәгенә керә. М.И.Глинка һәм рус милли мәктәбе тарафдары. Аның төп әсәре – “Слову о полку Игореве” буенча язылган «Князь Игорь» операсы (милли героик эпос үрнәге), композитор аның өстендә 18 ел эшли, ләкин тәмамларга өлгерми; аның үлеменнән соң операны Н.А.Римский-Корсаков һәм А.К.Глазунов язып бетерәләр һәм инструментальләштерәләр.

Башка әһәмиятле әсәрләре арасында: 1 нче симфония (1867), 2 нче («Баһадир») симфония (1876), «Урта Азиядә» симфоник картинасы (1880), ике кыллы квартет, романслар (А.С.Пушкин шигырьләренә язылган «Спящая княжна», «Морская царевна», «Для берегов отчизны дальней» һ. б.).

Истәлеге

Казанда бер урам аның исеме белән атала.