Биографиясе

1939 елның 30 мае, Саратов өлкәсенең Екатеринино районы Галахово авылы —  2024 елның 24 гыйнвары, Саратов шәһәре.

1964 елда Саратов музыка училищесен тәмамлый. «Сандугач» җыр һәм бию ансамблен оештыручы һәм аның сәнгать җитәкчесе (Саратов шәһәре). 1982–1990 елларда Саратов өлкә филармониясенең «Музыка үзәге» иҗат төркеме җитәкчесе, 1996 елдан «Идел буе» өлкә концерт оешмасы җитәкчесе һәм Саратов Композиторлар берлеге рәисе.

Саратов шәһәренең шәрәфле гражданы (1996).

Иҗаты

Бикташевның иҗатында төп урынны җырлар алып тора. Бикташев җырлары (шул исәптән М.Җәлил, Г.Зәйнашева шигырьләренә) Россиянең оркестрлары, ансамбльләре һәм танылган җырчыларының репертуарларына керә, радио, телевидениедән яңгырый, грампластинкаларга языла.

Бикташев – симфоник, камера-инструменталь, камера-вокаль һәм хор әсәрләре, татар, рус, чуаш, мордва җырларының хор өчен эшкәртмәләре, рус һәм татар шагыйрьләре шигырьләренә җырлар цикллары авторы. Алар арасында: «Җир йокысы» (Г.Тукай поэзиясе мотивлары буенча скрипка һәм фортепиано өчен соната), «Сабан туе» (рус халык уен кораллары оркестры, хор һәм солистлар өчен татар сюитасы), «Язмыш чыганаклары» («Истоки судьбы») (беренче симфония), «Иркен тормыш» («Раздолье») (Саратов гармуннары һәм баян өчен концерт), «Идел буе таҗы» («Венец Поволжья») (рус халык уен кораллары оркестры, солистлар һәм хор өчен 2 нче сюита) һ.б.