Биографиясе

1898 елның 1 октябре, Казан шәһәре – 1968 елның 29 марты, шунда ук.

1915 елдан эстрадада (шул исәптән татар «Сәйяр» драма труппасының инструменталь ансамблендә) скрипкачы һәм концерт гармуннарында уйнаучы буларак чыгышлар ясый. 1918 елда С.Сәйдәшев белән бергә Буа шәһәрендә театр-музыка студиясен оештыруда катнаша.

1930–1937 елларда Татар радиосында, 1937–1963 елларда Татар филармониясендә эшли.

Иҗаты

Төрле конструкцияле гармуннарда виртуоз уйнау сәләтенә ия була.

Репертуарына татар халкының борынгы «Әллүки», «Зиләйлүк», «Кара урман», «Уел», «Тәфтиләү» көйләре, татар композиторлары әсәрләре, төрле халыкларның көйләре һәм биюләре керә.

Уфа, Ташкент, Алма-Ата һ.б. шәһәрләрдә гастрольләрдә була. Бөек Ватан сугышы елларында концерт бригадалары составында Балтыйк буенда, Польша, Германиядә чыгышлар ясый.

Традицион татар музыка уен коралларында уйнау осталыгын камилләштерүгә зур өлеш кертә.

Истәлеге

Ел саен Ф.Биккинин исемендәге «Уйнагыз, гармуннар» гармунчылар фестивале уздырыла (1991 елдан).