Биографиясе

1912 елның 15 мае Казан губернасы, Спас өязе Зур Тигәнәле авылы – 2006 елның 8 декабре, Казан.

1937 елда Мәскәү консерваториясе каршындагы музыка техникумын тәмамлый, 1937–1941 елларда Мәскәү консерваториясендә укый.

1946–1948 елларда Казан консерваториясендә (гобой классы) һәм Казан музыка училищесендә (1950–1960) укыта. 1941–1942 һәм 1946–1971 елларда Татар опера һәм балет театры оркестры артисты һәм солисты.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Татар музыка сәнгатенең күренекле эшлеклеләре белән бергә чыгыш ясый, С.Сәйдәшев, М.Мозаффаров, Ф.Яруллин, А.Ключарев әсәрләрен һәм татар халык көйләренең гобой өчен эшкәртмәләрен башкара.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, 3 нче дәрәҗә Дан орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.