Биографиясе

1949 елның 16 октябре, Казан шәһәре – 2020 елның 13 июле, шунда ук.

1973 елда Казан консерваториясен тәмамлый, 1976 елдан шунда ук укыта, бер үк вакытта 1980 елдан Казан консерваториясенең кыллы квартеты, 1996 елдан Татарстан Республикасының Дәүләт квартеты солисты.

Квартет составында Россиядә һәм чит илләрдә үткән концертларда катнаша.

Бүләкләре

Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге бүләге (1987), ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2002).