Биографиясе

1856 ел – ?

Морзалар нәселеннән.

Югары музыкаль белемне Мәскәү консерваториясендә ала дип фаразлана. Татарлардан беренче профессиональ музыкантларның берсе.

Россия буйлап һәм чит илләрдә (Берлин, Париж, Лондон һ.б.) гастрольләрдә була.

1884–1908 елларда Казанда яши, опера театры оркестрының концертмейстеры, Рус император музыка җәмгыятенең Казан бүлеге каршындагы «Казан музыка сөючеләр түгәрәге»ндә кыллы һәм тынлы уен кораллары дәресләре бирә (1884–1891). Концертларда катнаша, эшчәнлеге Казан һәм Санкт-Петербург тәнкыйтьчеләре, шул исәптән Санкт-Петербургның «Музыкальное обозрение» газетасы тарафыннан югары бәяләнә.

1907–1908 елларда «Шәрекъ клубы» эшчәнлегендә актив катнаша: гомуммилли мәгариф системасына музыка дәресләрен кертүне яклап чыга.

Әдәбият

Монасыпов Ш. Развитие татарского профессионального скрипичного искусства устной традиции на рубеже XIX–XX веков // Страницы истории татарской музыкальной культуры. Казанҗ, 1991.

Автор – Ш.Х.Монасыйпов