- РУС
- ТАТ
Пианист, дирижер, ТАССРның атказанган артисты (1987)
1941 елның 14 ноябрендә Казан шәһәрендә туган.
Казан консерваториясенең В.Г.Апресовта фортепиано (1966) һәм Н.Рахлинда опера-симфония оркестрлар дирижерлыгы (1972) классларын тәмамлый.
1972 елдан Татар опера һәм балет театрында, бер үк вакытта (1979 елдан) Казан консерваториясенең опера классында дирижер.
«Севилья чәчтарашы» («Севильский цирюльник», Дж.Россини), «Трубадур» (Дж.Верди), «Евгений Онегин», «Аккош күле» («Лебединое озеро»), «Йокыга талган гүзәл» («Спящая красавица», П.Чайковский), «Золушка», «Ромео һәм Джульетта» (С.Прокофьев), «Шүрәле» (Ф.Яруллин), «Башмагым» (Җ.Фәйзи), «Ерактагы кәккүк авазы» (Р.Кәлимуллин) һ.б. опера, балет спектакльләре дирижеры. ТРның Дәүләт симфония оркестры белән дирижер буларак, татар композиторлары һәм рус, чит ил классикасы әсәрләре белән пианинода аерым чыгышлар ясый. Танылган башкаручылар В.Ганиева, З.Сөнгатуллина, Ю.Борисенко, Р.Ибраһимов, Ш.Монасыйпов, И.Шакировлар белән бергә концерт эшчәнлеге алып бара.
Россия, БДБ илләре шәһәрләрендә, Германиядә гастрольләрдә була (1997, 1998, 1999).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.