Биографиясе

1937 елның 3 сентябре, Казан шәһәре – 2014 елның 12 апреле, шунда ук.

Казан консерваториясен тәмамлый (1960), шунда ук концертмейстер булып эшли.

1965 елдан камера ансамбле кафедрасы укытучысы, бер үк вакытта 1987 елдан Татар опера һәм балет театры концертмейстеры. 1994 елдан Мәскәүдәге «Яңа опера» («Новая опера») театрында концертмейстер.

Иҗаты

Россиянең һәм Татарстанның мәшһүр җырчылары, музыкантлары белән берлектә ансамбльләрдә, концертларда, радио һәм телевидениедә чыгышлар ясый; музыкант-башкаручыларның халыкара, бөтенсоюз һәм бөтенроссия конкурсларында концертмейстер буларак катнаша.

Татар опера һәм балет театры труппасы һәм солистлары белән бергә Чехословакиядә, Германиядә гастрольләрдә була, Төркиядә Төрки халыкларның 1 нче халыкара фестивалендә (1991) катнаша. Мәскәүнең «Мелодия» фирмасында 4 грампластинка чыгара.

Бүләкләре

Аккомпаниатор буларак, скрипкачыларның 7 нче Бөтенроссия (1985), Ф.И.Шаляпин исемендәге 2 нче Бөтенсоюз конкурслары (1991) дипломанты.