Гомер еллары: 1875–1942.

Профессиональ татар скрипкачылары сәнгате традицияләрен дәвам иттерүчеләрнең берсе. XIX йөз ахырында Г.Зайпинда скрипкада уйнау дәресләре ала, чәйханә, ярминкә, трактирларда уйный.

Милли музыка уен коралларында уйнаучыларның беренче концертларын оештыручылардан. XX йөз башындагы беренче татар әдәби-музыкаль кичәләрендә, концертларда катнаша, инструменталь ансамбльләрдә (шул исәптән «Сәйяр» труппасы каршында), Мөселман хәрби комиссариаты һәм Үзәк мөселман хәрби коллегиясе оркестрларында уйный, грампластинкаларга татар халык көйләрен башкаручы солист һәм ансамблист буларак языла.

1918–1923 елларда Казан кинотеатрларында уйный, 1933–1936 елларда Татар академия театрының колхоз филиалында, 1936 елдан Татарстан радиосында эшли.

Халык көйләрен һәм Татарстан композиторлары әсәрләрен башкара. Оригиналь әсәрләр (башлыча, инструменталь пьесалар) авторы. Арадан бигрәк тә «Аккош» маршы зур популярлык казана.

Автор – Ш.Х.Монасыйпов