Биографиясе

1932 елның 8 сентябре, Чиләбе шәһәре – 2015 елның 18 сентябре, Казан.

Мәскәү консерваториясенең скрипка классын тәмамлый (Ю.Янкелевич шәкерте).

1958 елдан Казан консерваториясендә эшли (1990–1993 елларда камера ансамбле һәм концертмейстерлык, 1993 елдан – скрипка кафедрасы мөдире, профессор). Бер үк вакытта 1964–1969 елларда Казан консерваториясе каршындагы Махсус музыка урта мәктәбе директоры. Шәкертләре арасында Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреатлары, дипломантлары Ф.Закирҗанова, Ю.Виват, Л.Әхмәтова, Р.Баруковалар бар.

1979 елдан Казан консерваториясенең камера оркестрын оештыра һәм җитәкли. Оркестр белән актив концерт эшчәнлеге алып бара. Оркестр репертуарында Г.Гендель, И.Бах, А.Вивальди, В.Моцарт, П.Чайковский, Н.Җиһанов һ.б.ның әсәрләре бар. Афанасьев үзе дә концертларда актив катнаша. Камера ансамбле, скрипка өчен классик һәм хәзерге заман әсәрләрен башкара.

Бүләкләре

«Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә.