1959 елның 29 мартында Казанда туа.

1982 елда Мәскәү (И.Бочкованың скрипка классы) һәм 1990 елда Казан (Ш.Шәрифуллинның композиция классы) консерваторияләрен тәмамлый.

1983–1986 елларда Татар филармониясендә солист, бер үк вакытта Казан музыка училищесендә укыта.

1986–1996 елларда Казан консерваториясе каршындагы Махсус музыка урта мәктәбе директоры.

1989 елдан «La Primavera» Казан дәүләт камера оркестрын оештыра, аның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры.

Скрипкачы һәм дирижер буларак Россия шәһәрләрендә, Украина, Молдавия, Венгрия, Германия, Испания, Франция һәм башка илләрдә гастрольләрдә була, «Европа-Азия» (Казан, 1993, 1996, 1998), «Ак төннәр йолдызлары» («Звезды белых ночей», Санкт-Петербург, 1996), «Мәскәү көзе», (Мәскәү, 1998), «Юнселе-99» (Швеция) фестивальләрендә, Волос (Греция, 2001) шәһәрендә үткән 1 нче халыкара фестивальдә катнаша.

Инструменталь һәм вокаль әсәрләр авторы. Алар арасында: «Җырга әверелгән» вокаль циклы (1985, Р.Харис шигырьләре), скрипка һәм симфоник оркестр өчен «Тукай моңнары» (1986) сюитасы, Скрипка һәм фортепиано өчен соната (1988), кыллы квартет, скрипка һәм саксофон белән соло башкаруында симфоник оркестр өчен концерт-рапсодия (1990), эстрада җырлары һәм башкалар бар.

ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2003). 

«Дуслык» ордены белән бүләкләнә (2019).

2019 елда аның исеме Казанның мактаулы исемнәре китабына кертелә.

Автор Т.А.Алмазова