Биографиясе

1944 елның 2 ноябрендә Үзбәкстан ССРның Наманган шәһәрендә туган.

Казан консерваториясен (Н.Брауде классы, 1968) тәмамлый. 1973 елдан Татар академия театры оркестрының баш дирижеры һәм музыка бүлеге мөдире.

Иҗаты

Республика драма театрлары спектакльләренә язылган музыка һәм музыкаль бизәлешләр авторы: Татар академия театрында – «Килә ява, килә ява» (З.Хәким), «Гөргөри кияүләре» (Т.Миңнуллин), «Гаугалы гаилә» («Суббота, воскресенье, понедельник», Э. де Филиппо); Әлмәт татар драма театрында – «Таһир-Зөһрә» (Ф.Бурнаш), «Синнән башка юк тормыш» (А.Гыйләҗев); Казан курчак театрында – «Акбай маҗаралары» (Т.Миңнуллин); Казан яшьләр театрында – «Беркем ышанмас» («Никто не поверит», Е.Полонский).

Татар драматурглары әсәрләре нигезендә куелган телевизион постановкаларга музыка иҗат итә (мәсәлән, «Ташкыннар», Т.Гыйззәт).

«Ап-ак ромашкалар» (Аманулла шигыре), «Зәңгәр кыңгыраулар» (Ә.Баян шигыре) дигән популяр җырлар авторы.

Бүләкләре

Кыллы квартет һәм камера ансамбльләренең Бөтенроссия конкурсы дипломанты (1966).