Биографиясе

1923 елның 20 октябре, Минзәлә кантоны Тауасты Байлар авылы –1993 елның 30 августы, Казан.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Казан консерваториясен (1952) һәм Мәскәү консерваториясе каршында аспирантура (1955) тәмамлаганнан соң, Казан консерваториясендә укыта.

Бер үк вакытта Татар академия театрының музыка җитәкчесе һәм дирижеры (1957–1967), Татар опера һәм балет театрында дирижер һәм хормейстер (1958–1959), ТАССР Җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе (1967–1968).

Ә.Х.Абдуллин шәкертләре арасында ТАССРның халык артисткасы В.Гәрәева, удмурт «Италмас» ансамбле җитәкчесе, РСФСРның халык артисты А.Мамонтов, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклеләре М.Кәшипов, В.Чепкасов һ.б. бар.

1958–1975 елларда ТАССР Хор җәмгыяте идарәсе рәисе.

Иҗаты

Актив иҗат һәм концерт эшчәнлеге алып бара. 1957 елда Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында татар композиторлары әсәрләрен башкарган СССР Дәүләт симфония оркестрына дирижерлык итә.

Ә.Х.Абдуллин СССР Дәүләт телерадио комитеты, «Татарстан» ДТРК фондлары өчен 70 тән артык татар халык җыры эшкәртмәләрен яздыруда дирижер һәм автор буларак катнаша. Бөтенсоюз «Мелодия» грамъязмалар фирмасы аның 6 пластинкасын чыгара.

Хор өчен җыентыклар, татар халык җырларын һәм композиторлар әсәрләрен хор, инструменталь ансамбль һәм симфоник оркестрлар өчен эшкәртмәләр, татар фольклорына караган фәнни һәм фәнни-популяр хезмәтләр авторы.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Татарское народное музыкальное творчество // Музыкальная культура Советской Татарии. М., 1959.

Татарские народные песни. М., 1963.

Тематика и жанры татарской дореволюционной песни // Вопросы татарской музыки. Казань, 1967.

Тематика и жанры татарской народной песни в советский период // Ученые записски Казанской государственной консерватории. 1970. Вып. IV.

Әдәбият

Арсланова Ф. Сәнгатькә багышланган гомер // Казан утлары. 2002. № 12.

Автор – Ф.Ш.Салитова