Биографиясе

1877 елның 26 сентябре, Казан – 1949 елның 17 апреле, Ленинград.

1903 елда Петербург технология институтын тәмамлаганнан соң, Германия заводлары лабораторияләрендә стажировка үтә.

1905 елдан А.Е.Порай-Кошиц Ленинград технология институтында, профессор (1918), бер үк вакытта Ленинград университетында (1926–1928).

Бөек Ватан сугышы елларында Казан химия-технология институтында (1941–1944) һәм бер үк вакытта СССР Фәннәр академиясенең Мәскәүдән Казанга эвакуацияләнгән Органик химия институтында арадаш продуктлар һәм буяулар лабораториясе мөдире (1941–1947).

Тикшеренүләре

Хезмәтләре синтетик буяулар химиясенә һәм технологиясенә карый.

А.Е.Порай-Кошиц органик буягычларның төсле булуы сәбәпләре турында фаразлар әйтә. Ароматик һәм гетероциклик рәтләр таутомерларының метилен һәм метил төркемендә – водород атомнарының, альдегидлар, кетоннар һәм нитрозо-кушылмаларда углерод яки азот белән икеле бәйләнеш ясап кушылган кислород атомнарының хәрәкәтчәнлеген тикшерә.

Мамык өчен күп кенә буяулар синтезлый. Буяуларның хиноид классификациясен һәм «буяу» терминын, шулай ук буяуларны спектрофотометр ярдәмендә төгәл идентификацияләүне тәкъдим итә. Буягычлар һәм аксым чыганаклы сүсләр арасында химик тәэсир итешүләр булуын исбатлый.

А.Е.Порай-Кошиц, бер аппаратта азотсызландыру һәм азотны кушу реакцияләрен бергә алып барып, азотлы буяулар алу, шулай ук көнбагыш кабыгыннан сәнәгый юл белән фурфурол табу ысулларын эшли.

Төсле фотография процессының химиясен тикшерә.

Бүләкләре

А.Е.Порай-Кошиц – СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1943).

Ленин ордены һ.б. орденнар, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Работы в области органической химии, химии красящих веществ и теории крашения. М.–Л., 1949.

Әдәбият

А.Е.Порай-Кошиц // Материалы к биобиблиографии ученых СССР. Серия химических наук. М.–Л., 1948. Вып. 8.