Биографиясе

1953 елның 15 февралендә Ленинград шәһәрендә туган

Ленинград академия хореография училищесен (1971), Мәскәүдәге Театр сәнгате институтын (ГИТИС) (1987) тәмамлый.

1971–1977 елларда Ленинград консерваториясе каршындагы опера студиясендә балет артисты, Лукас, Коррехидор («Треуголка», М. де Фалья), Шамакай («Утренняя серенада шута», М.Равель) һ.б. партияләр башкара.

1977 елдан С.-Петербургның М.П.Мусоргский исемендәге Опера һәм балет театрында балет солисты.

Иҗаты

Төп партияләре: Дроссельмеер («Щелкунчик», П.Чайковский), Мисаил («Царь Борис», С.Прокофьев), Панталоне («Слуга двух господ», М.Чулаки), Хуҗа («Легенда о птице Доненбай», Ю.Слонимский) һ.б.

«Лентелефильм» студиясендә « Старое танго» (1979, Карак), «Анюта» (1982, Модест Алексеевич), «Азәрбайҗанфильм» студиясендә « Семь красавиц» (1983, Вәзир) фильм-балетларында уйный.

«Чаплиниана» фильм-балетында (1987) хореография авторы һәм төп рольләрне (Диктатор, Клоун) башкара.

Г.М.Абайдуллов үзенчәлекле шаян характерлы рольләрне аеруча уңышлы башкара.

Бүләкләре

РСФСРның бертуган Васильевлар исемендәге Дәүләт (1984), Халыкара «Бронза роза» (Монтрё шәһәре, Швейцария, 1987) бүләкләре лауреаты.

Әдәбият

Кузовлева Т. Прогулки по Петербургу // Балет. 1993. № 1-2.

Кузовлева Т. Спектакль и время: от гротеска к трагедии // Балет. 1997. № 2-3.

Автор – Ф.Ш.Салитова