Дини һәм музыкаль традицияләр йогынтысы аркасында татар халык иҗатында хор белән җырлау формалары берекми (керәшен татарлар этник төркеменнән кала).

Хор музыкасының төп формалары:

  • халык җырлары эшкәртмәләре (аранжировка, транскрипция, гармонизация),
  • хор җыры,
  • хор миниатюрасы,
  • кантата,
  • оратория,
  • цикл,
  • сюита,
  • поэма,
  • концерт;
  • музыкаль сәхнә әсәрләреннән хорлар (опералар, музыкаль драма спектакльләре),
  • зур вокаль-симфоник һәм вокаль-инструменталь әсәрләр.

Татарстанның композиторлык сәнгате формалашкан чорда хор белән җырлау тәүге тапкыр С.Габәши һәм С.Сәйдәшевнең музыкаль әсәрләрендә файдаланыла һәм 1920 елларда С.Габәши, Г.Әлмөхәммәдов һәм В.Виноградовның беренче «Сания» (1925) һәм «Эшче» (1930) милли операларында тәкъдим ителә.

Республикада хор музыкасын үстерүнең төп инициаторы — хор коллективларын (шул исәптән Шәрекъ музыка техникумының татар хорын) оештыручы һәм җитәкчесе, хор әсәрләренең һәм татар халык көйләренең күптавышлы эшкәртмәләре авторы С.Габәши. 1930 елдан халык көйләренең хор эшкәртмәләре жанры алга таба ТАССР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең концерт эшчәнлегендә (М.Мозаффаров, А.Ключарёв, Җ.Фәйзи һ.б.) үсеш ала; шул чор өчен актуаль тематикага хор җырлары һәм кантаталар иҗат ителә; хор җыры үзешчән иҗатның төп төрләреннән берсе булып тора. 1940–1950 елларда хорлар Н.Җиһанов операларында («Алтынчәч», «Җәлил» һ.б.) мөһим урын алып тора. Казан консерваториясе ачылу белән (1945), хор дирижёрлары әзерләү системасы оеша. Ул үз чиратында профессор хор коллективлары барлыкка килүгә, хор музыкасының төрле жанрларында әсәрләр иҗат ителүгә булышлык этәргеч бирә.

ХХ йөзнең 2 нче яртысыннан татар хор музыкасында төрледән-төрле фольклор чыганакларга, Көнбатыш Европа һәм рус хор музыкасы культурасына, төрле халыклар, шул исәптән мөселман Шәреге музыкасы стилистикасына һәм образлылыгына мөрәҗәгать итү күзәтелә. Татар музыкасында беренче «Кеше» (1970) ораториясенең авторы — М.Яруллин. Татар халкының архаик музыкаль традицияләренә үзләренең хор әсәрләрендә Ш.Шәрифуллин («Мөнәҗәтләр» (1975) һәм «Авыл көйләре» (1977) хор концертлары, «Туган якта» (1984) кантатасы), М.Шәмсетдинова («Кадер киче» (2000) оратория-балеты, «Адәм балалары» (1993) кантатасы, «Җир уллары» (2012) ораториясе) һ.б. мөрәҗәгать итә.

Б.Мөлеков — «Казан» (1979), «Тукай» (1985) ораторияләрен, «Татарстан» (1967), «Гасырлар һәм минутлар» («Века и минуты», 1987) кантаталарын; Р.Ахиярова — «Тарих битләре» (1998) триптихын, «Илаһи җыр» (2001), «Гармониягә гимн» («Гимн гармонии», 2007) кантаталарын; А.Луппов «Казан» (1977), «Сходка» (1985) кантаталарын һ.б. шундый зур хор әсәрләре иҗат итәләр. Казанда С.В.Смоленский исемендәге һәм С.А.Казачковка багышланган фестивальләр, Казан хор ассамблеясы һ.б. булып уза. ТРның әйдәп баручы хор коллективлары: ТРның Дәүләт камера хоры, ТР Җыр һәм бию ансамбленең хор төркеме, Казан консерваториясе студентлары хоры, Казан федераль (Идел буе) университетының хор капелласы. Республиканың хор музыкасы үсешенә С.Казачков (Казан хор дирижёрлыгы мәктәбенә нигез салучы), Җ.Котдусов, Н.Җүрәева, И.Рәхимуллин, В.Лукьянов, А.Булдакова, М.Тәминдарова һ.б. зур өлеш кертә.

Автор — Ф.Ш.Салитова