Эчтәлек

Татарларда аның беренче тапкыр телгә алынуы 1550 елларга туры килә.

«Казан елъязмасы»нда, Казан Кремле сакчылары, Иван IV гаскәренең кальгадан чигенүен күреп, гөсләләрдә уйнап шатланыша, күңел ачалар, диелә. Атамасы рус гөсләләренә бәйле.

Гөсләнең борынгы традицион эшләнеше бүгенге көнгә кадәр саклана. Корпусның формасы һәм зурлыгы, эшләнү технологиясе җирле традицияләргә һәм останың үз тәҗрибәсенә бәйле.

Гөслә, нигездә, шлем формасында, кайчакта кисек түбәле, агач корпуслы була. Гөсләнең кыллары (10 нан 21 гә кадәр) элек хайван эчәгеләреннән, сумалаланган кычыткан яки киндер сүсеннән эшләнгән булса, хәзерге вакытта металлдан эшләнә.

«Глиссандо» (сул кул бармаклары белән томаланмыйча яңгыраган кыллар) һәм «арпеджато» (легато, ягъни сузып һәм стаккато – сикертеп уйнауны кертеп, төрле-төрле штрихлар файдаланыла) тибындагы уйнау алымнары киң таралган.

Гөслә көйләнеше ангемитоник, астагы ике кылы квартага, калганнары мажорлы (кайвакытта минорлы) пентатоника буйлап көйләнә.

Гөсләне тезләрдә яссы тотып, башын үзеңә каратып, кайчакта өстәлгә яткырып яки янтайтып уйнарга мөмкин. Уңышлы эшләнгән уен коралы яңгыравыклы матур тавышка һәм яхшы акустик үзлеккә ия.

Элек гөслә Татарстанның төньяк-көнчыгыш районнарында киң таралыш алган. Хәзерге вакытта Арча һәм Балтач районы авылларында (керәшен татарларда) очрый. Гөслә дә ялгыз һәм башка уен кораллары кергән ансамбль составында, җырчыларга һәм биючеләргә кушылып уйнала.

Гөсләдә уйнау тәҗрибәсе буыннан-буынга күчә. Кайбер керәшен татар гаиләләрендә ата-аналар да һәм балалар да уйнаган; кызлар өчен гөсләдә уйнарга өйрәнү мәҗбүри саналган.

Татар халык авыз иҗатында гөсләдә уйнаучыларга мәдхия җырлана: 

Уңган кызлар гөслә чиртсә,

Җырлар сибелә генә...

Уйный белмәүчеләрдән исә көлгәннәр:

Унике генә кыллары,

Гөсләгә килми куллары.

Картаеп торып калдылар

Никулай дәдәй кызлары...

Гөсләчеләр репертуарында төп урынны халык көйләре (бигрәк тә «авыл көйләре») һәм халык бию көйләре алып тора.

Әдәбият

Нигмедзянов М.Н. Татарские народные музыкальные инструменты // Музыкальная фольклористика. 1978. № 2;

Яковлев В.И. Традиционные музыкальные инструменты Волго-Уралья. Казань, 2001.             

  Автор – Р.Ф.Халитов