Эчтәлек

Агачка бизәк төшерү бизәлеш сәнгате төре буларак үсеш ала, гадәттә торак архитектурасын һәм көнкүреш әйберләрен бизәгәндә кулланыла.

Казан арты татар авылларының борынгы йортлары фасадында уеп ясалган детальләр ак төскә буялган була. Буяу сыйфатында җитен мае белән акбур катнашмасы файдаланылган. XIX йөзнең икенче яртысыннан, майлы буяулар барлыкка килү белән, төсле бизәк төшерү башлана. Ул фронтон уемнарда уңдырышлылык һәм байлык символлары – купшы чәчәк бәйләме, “тормыш агачы”, кайвакыт җимешле анар агачы, “алтын алмалар” композициясе рәвешендә урнашкан.

XX йөзнең икенче яртысыннан агачка бизәк төшерү чәчәк үсемлек мотивлары, “кояш балкышы” кайма композициясе рәвешендә капка канатларын, кәрнизләрен һәм баганаларын бизәгәндә очрый. Агачка бизәк төшерү сәнгате фасадларда, капкаларда һәм торак йортларның башка өлешләрендәге бизәк элементларын төрле төсләргә буяганда бик ачык чагыла. Уеп ясалган бизәк төп төснең яссылыгында (аксыл соры, куе яшел, зәңгәр) берничә контраст төскә буяла (зәңгәр, ак, кызыл, алтын-сары).

Стеналарны агач белән тышлау таралгач фасадның бөтен буйлы яссылыгы буяла башлый, гадәттә ак белән зәңгәр яисә яшел, сары, кызыл төсләр ярашып, кайвакыт 3-4 төсмердә. Татарларның торакларын бизәгәндә кулланыла торган бай төсләр гаммасы шәрык мөселман архитектурасына хас ачык куе төсләрдән гыйбарәт, ул шулай ук Идел буе шәһәрләрендәге Алтын Урда чоры корылмаларының төрле төстәге чынаяк кирпеч белән бизәлешенә якын.

Татар йортларының төсле бизәлеше күрше халыклар (рус, чуаш, удмурт, мари) торакларының тышкы кыяфәтенә дә сизелерлек йогынты ясый. Казан арты, Кама аръягындагы һәм республиканың башка районнарындагы рус авылларында тәрәзә йөзлекләре, фронтоннар һәм йортның бөтен фасады кызыл, зәңгәр, сары һәм яшел төсләргә буяла, ачык күптөслелек аларның торакларын Россиянең төньяк һәм үзәк өлкәләрендәге йортлардан аерып тора. “Тормыш агачы” композициясендәге чәчәк-үсемлек үрнәкләреннән төсле бизәк бүлмәләр арасындагы, кайвакыт тышкы ишекләрне, шулай ук йорт интерьерында эскәмиянең ян-яктагы яссылыгын бизи.

Гади бизәкләр төшерелгән савыт-саба һәм башка йорт кирәк-яракларын эшләү этнографлар тарафыннан XX йөз башында теркәлә. Мамадыш өязендә осталар бизәк төшерелгән кашыклар ясыйлар. Хәзерге вакытта агачка бизәк төшерү сувенирлар җитештерүдә кулланыла: “хохлома”га охшатып ясалган эшләнмәләрдә, уенчыкларда, вазаларда, стенага эленә торган тәлинкәләрдә.

Саба һәм Васильево урман сәнәгате хуҗалыкларында, Казанның халык һөнәрчелеге комбинатында 1970 елларда лак белән капланган бизәкле агач савыт-саба (касәләр, кувшиннар, бал һәм пилмән һ.б. өчен савытлар җыелмасы) һәм кашыклар җитештерү үзләштерелә.

Осталар (И.Макарова, Л.Софьина, Д.Якупова, Н.Бакыева һ.б.) татар халык сәнгате бизәкләрен һәм төсләр гаммасын – хохлома рәсемнәре өчен хас булган кара төстәге җирлек урынына табигый агач төсе кулланалар.

Үзешчән рәссамнар кыяфәтләренә милли төсмерләр өстәп “татар” матрешкаларына (Н.Мокрецова), музыка уен кораллары – курай, сыбызгыларга (Т.Баһавиев) бизәк төшерәләр, фольклор үрнәкләрен кулланып, бизәк төшерелгән яңа сувенир уенчыклар булдыралар (С.Евдокимов, Х.Латыйпов, Р.Шәмсетдинов).

Әдәбият

Бусыгин Е.П. Русское население Среднего Поволжья. Казань, 1966.

Валеев Ф.Х. Народное декоративное искусство Татарстана. Казань, 1984.

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Декоративное искусство Татарстана (1920-е – начало 1990-х годов). Казань, 1995.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова